Логотип Идель
Ялкын

"СОРАВЫМ БАР"

Тирә-юньдәге яшьтәш кызларым барысы да миннән матуррак, кәттәрәк, кызыклырак тоела. Җитмәсә, буем да кыска, гәүдәм дә идеаль түгел, киемнәрне дә әни сайлый, үзем теләгән нәрсәне алдырыр өчен бик озаклап сөйләшергә туры килә. Нишләргә соң? Диана. Казан.1_кто лучше


Диана, кызганыч, үзеңә ничә яшь булуын язмагансың, хатыңа караганда, 15-16 дип уйлыйм. Бу яшьтә башкаларны бәяләү, үзеңне алар белән чагыштыру ‒ гадәти күренеш. Әгәр сыйныфташ кызларны синнән матуррак дип уйлыйсың икән, монда борчылырлык әйбер юк. Табигать безне төрле итеп яраткан, моны ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Кызлар гына түгел, егетләр дә төрле бит: алар арасында да матуры, озыны булган кебек, тазасы һәм кечкенә буйлылары да бар.


Билгеле, кием, стиль кешене үзгәртә, шуңа да һәркемнең матур киенәсе килә. Бу мәсьәләдә ике буын арасындагы каршылык та гадәти хәл. Синең модадан калышасың килми, ә ата-ана исә әйбернең сыйфатына, бәясенә, күпме вакыт файдалану мөмкинлегенә һ.б. игътибар итә. Алтын урталыкны табу кыен, шуңа да ирексездән сиңа әти-әниең белән килешергә, ризалашырга туры килә. Билгеле, үз теләгеңне әйтү, аңлату кирәк. Ачу белән түгел, үтемле итеп. Дәлилләр китереп. Тик онытма, бөтен әйбер киемгә генә кайтып калмый. Үзең дә яхшы беләсең: «Киемгә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар». Тагын: үз-үзен башкалар алдында куя белә торган кеше булыр өчен сиңа, беренче эш итеп, күңелеңдәге «мин башкалардан кайтышрак» дигән кирәксез һәм дөрес булмаган уйны алып ташлау кирәк! Ышаныч хисе тәрбияли торган китаплар укы, тренинглар тыңла, вакыты белән бар да килер. Уңышлар сиңа!  2_проблемы в классе


Кызым мәктәптә әйбәт укый, сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә гел әйбәт урыннар гына алып килә. Җырлый, бии, рәсем ясый. Укытучылар бик хуплыйлар үзен. Әмма сыйныфташлары аны туктаусыз үрти, күңелен төшерәләр. Ул үзе конфликтка бара торган бала түгел, һәр кешенең яхшы якларын гына күрергә тырыша, рәнҗетсәләр дә җавап кайтармый. Гаиләбез дини, әдәпле. Әмма бала үз-үзен яклый белми торган булып үсә. Безгә нишләргә?


Әни кеше. Казан.


Яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләр төрле һәм катлаулы. Еш кына ул күзгә күренеп торган факт-сәбәпләргә дә бәйле була. Сезнең очракта кызыгызга ярдәмне сыйныф җитәкчесе белән очрашып сөйләшүдән башларга кирәк. Гадәттә, төрле чараларда актив катнаша торган, кирәк очракта сыйныф өчен чыгыш ясарга, аның данын якларга әзер балалар иптәшләре тарафыннан хөрмәт ителә. Әгәр киресе күзәтелә икән, сәбәбен ачыкларга тырышыгыз. Монда ниндидер психологик каршылык булырга мөмкин. Беренчедән, бәлки бер-ике укучы белән генә аңлаша алмыйча, алар үз фикерләрен башкаларга көчләп тагып, коллективны сезнең кызыгызга каршы куярга тырышалардыр. Сәбәпне ачыклау бу хәлдән чыгу юлын табуны күпкә тизләтәчәк. Икенчедән, кызыгызга сыйныфташлары арасыннан бер-ике иптәш табарга булышыгыз. Төрле чараларда бергә катнашу, уртак кызыксынулар булу, мәктәпкә бергә бару һәм кайту һ.б. ‒ болар барысы да үзара якынлык өчен шарт тудыра ала. Яңа дусларның сыйныф коллективы белән ике арада якынлыкка, аңлашуга этәргеч бирүенә шикләнмәскә мөмкин.


3_агрессия мальчиковая


Улыбызга 14 яшь. Соңгы арада аңа әллә ни игътибарыбыз җитмәгәнгәме (мин эшемне алыштырдым, график үзгәрде, бик тыгыз, әтисе дә гел эштә), ул үзен агрессив тота башлады. Сүз әйтергә дә бирми, әрепләшә, каршы дәшә. Ул күбрәк әбисе кармагында, аңа да җикеренгәли башлады. Киңәш бирегезче!


Әлфия. Әлмәт. 


Әлфия ханым, сезнең очракта иң башта улыгыздагы үзгәрешләрнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Әйтик, аның агрессиясе бары тик сезгә һәм әбисенә карата гынамы? Әтисе белән ничек аралаша ул? Мәктәптә үзен ничек тота? Сыйныфташлары, дуслары белән дә шулаймы? Бәлки, аны ни дә булса борчыйдыр. Кайчак үсмерләр үзләрен борчыган проблемаларны сөйли алмаудан интегәләр. Сезнең белән уртаклаша алмаган проблемаларын ул, бәлки, дусларына сөйлидер? Сез аңламассыз, тыңламассыз, дип шикләнәдер, бәлки. Болай икән, аның үз-үзен тотышы аңлашыла, һәркем, иң беренче чиратта, үзен өендә, гаиләсендә аңлауларын тели. Агрессия белдереп, ул сезне сөйләшүгә чакыра. Яшь үзенчәлекләре турында да онытмагыз. Үсмерләрнең организмы физиологик һәм гормональ яктан зур үзгәрешләр кичерә, шуңа аларның кәефе дә гел үзгәреп тора.


Иң мөһиме – сезнең битараф калмавыгыз. Улыгызның мәктәбенә барып, сыйныф җитәкчесе белән сөйләшергә, дуслары белән мөнәсәбәтләренә игътибарлырак булырга киңәш итәм. Тормышына артык тыкшынмыйча гына күзәтегез, табыгыз агрессиянең сәбәбен. «Улым, әйдә, олы кешеләрчә утырып сөйләшеп алыйк әле...» ‒ дип, әңгәмәгә чакырып карагыз. Гаиләдә авыр ситуацияләрдән чыгу юлын бергәләп эзләүләре турында искәртегез. Бер дә булмый икән, мәктәп психологына, улыгызга авторитет булган кешеләргә мөрәҗәгать итегез, үсмерләр кайвакыт әти-әни сүзен түгел, ә читтәгеләрнең сүзен җиңелрәк кабул итә. Уңышлар сезгә.


4_безответная любовь


Мин гел җавапсыз мәхәббәтләр кичерәм. Менә бу юлы да яңа мәктәптә бер егет белән аралаша башладым, беренче көнне үк бик ошады ул миңа. Әмма аның йөргән кызы бар булып чыкты. Ник минем белән гел шулай була соң?!


Аноним. 17 яшь.


Хөрмәтле Аноним! Ситуацияне котылгысыз дип кабул итәргә кирәкми. Хатыңа караганда, син бик хисчән кеше. Һәр нәрсәне йөрәгеңә якын аласың, шулаймы? Гашыйк булганда да, бу хисне мәңгелек дип уйларга әзерсең. Синең яшьтә күпләр шулай уйлый. Кешене ошатыр өчен дә әллә ни кирәкми: күз сирпеп алуы, синең халәтеңә тәңгәл берничә фраза да җитә. Бу – ошату, гашыйклык. Гашыйклык безне бәхетлерәк итә, иңебезгә канатлар куя. Ә чын мәхәббәт – катлаулырак хис. Мәхәббәт этабына күчү өчен бер-береңнең дөньясына тирәнрәк үтеп керергә, соклану халәтендә генә калмыйча, икенче берәүнең тормышындагы борчуларны, авырлыкларны да кабул итеп алырга кирәк. Ә яраткан кешеңнең дөньяга карашлары, теләк, максатлары һәрвакыт синекедәй булмаска да мөмкин. Компромисслар эзләргә кирәк булачак. Мәхәббәт – игътибар, кайгыртучанлык дигән сүз дә. Мавыгу һәм гашыйклык чорында кеше башка берәү үзендә кабызган хисне яратса, мәхәббәттә ике кеше бер-берсен «без» дип тоя башлый. Шуны да онытма: гашыйклык берничә ай гына дәвам итә, аннары ул мәхәббәткә әверелә, йә сүнә.


Син кешеләрнең мөнәсәбәтен тиз тоеп аласың, аларның фикере сиңа мөһим, шулай бит? Шуңа гадәти, дусларча гына аралашуга да зур игътибар бирергә, өметләр багларга мөмкинсең. Әмма сиңа игътибар белдергән, кызыксынуларыңны уртаклашкан һәрбер кеше мәхәббәт объекты булмый әле ул. Әгәр инде егет сине чынлап та ошата дип уйласаң, хисләреңне белдерергә һәм ситуацияне ачыкларга кыенсынма.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары.


Сорауларга психолог Люция ЗАКИРҖАНОВА җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев