«СИНЕҢ БЕЛӘН АРАЛАШУ КЫЗЫКЛЫМЫ?»
1. Яхшы әңгәмәдәш башкаларны тыңлый белергә тиеш.
Әйе, бу шулай – 2
Юк – 0
2. Әти-әниләр синнән күбрәк белә.
Әйе – 2
Юк – 0
3. Бик күпләр оялчан булганга түгел, ә нәрсә әйтергә белмәгән өчен дәшмиләр.
Килешәм – 2
Дөрес түгел, әйтер сүзең булмаса да сөйләшергә кирәк – 0
4. Син кызыксынучанмы?
Әйе – 2
Юк – 0
5. Берәр нәрсәне белмәгән очракта, син моны әйтергә курыкмыйсың.
Әйе – 2
Юк – 0
6. Дусларың арасында синең яшьтәшләрең генә түгел, синнән олыраклар да, кечерәкләр дә күп.
Әйе – 2
Юк – 0
Нәтиҗә:
12-8 балл. Син кызыксынучан һәм аралашырга яратучы кеше. Бик күп нәрсә турында җиңел сөйләшеп китә аласың. Шуңа күрә дусларың, танышларың синең белән ешрак аралашырга тырыша.
6 балл. Кайвакыт синең белән аралашу бик кызык, әмма кәефең булмаганда танышларың яныңа якын килмәскә тырыша. Холкыңны үзгәртергә һәм кешене тыңлый белергә өйрән.
0-4 балл. Үз эчеңә бикләнеп яшисең, ахры. Дусларың аз, дөресен генә әйткәндә, аларга синең белән аралашу, каядыр бару кызык түгел. Сөйләшергә, үз фикереңне җиткерергә, танышырга, белмәгән әйберне сорарга курыкма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 октября 2026 - 11:51
ТАТАРСТАНДА ПЕДВУЗ СТУДЕНТЛАРЫ МАКСАТЧАН СТИПЕНДИЯДӘН БАШ ТАРТА
-
19 октября 2026 - 15:40
ТАТАРСТАН УКУЧЫСЫ «ИҢ ЯХШЫ ХАТ ДӘРЕСЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘР АРАСЫНА КЕРДЕ
-
19 октября 2026 - 10:08
ТҮБӘН КАМАДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТЛАР ПРОКАТЫН ТЫЯЧАКЛАР
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Нет комментариев