Логотип Идель
Ялкын

«СИГЕЗЕНЧЕ КӨН»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының сигезенче ярышлар көне бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәр дип көтелә — планетабызның иң яхшы спортчылары суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә 2 медаль комплекты өчен көрәшәчәк.

Бу көн 10.00 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан суга сикерүләрнең беренчел раунд ярышлары белән башланып китәчәк. 15.00 сәгатьтә исә бу ярыш төренең ярымфинал бәйгеләре үтәчәк.

Медаль комплекты ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан суга сикерү ярышларында уйнатылачак. Бу ярышларда Кытай спортчысы Цао Юаньгә игътибар бирергә кирәк. Ярымфинал сериясендә аның беренче сикерү күнегүе уңышсыз булды, әмма калганнарын ул һич тел тидермәслек итеп башкарды, шуңа күрә дә хөкемдарлар аңа иң югары балларны бирделәр. Икенче урынны да кытай егете алды — Хе Чао. Өченче урын исә Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы — россияле Илья Захаровка насыйп булды. Шунлыктан, төп көндәшлек нәкъ менә шушы өчлек арасында барыр, мөгаен. Шунысын да искә төшереп китик, синхрон сикерүләрдә Цао Юань Цинь Кай белән берлектә Дөнья чемпионы исемен яуладылар.

"Миңа бик күңелле дә, шул ук вакытта бик дулкынландыргыч та, чөнки бу минем өчен тәүге Дөнья чемпионаты. Бөтен вакыт дәвамында миңа күрсәткән булышлыгы өчен сикерүдәге иптәшем Цинь Кайга бик рәхмәтлемен. Бик кискен көндәшлеккә карамастан, аның ярдәме белән генә мин тынычлана һәм үз мөмкинлекләремне йөз процент файдалана алдым", — диде журналистларга Цао Юань.

17.30 сәгатьтән соң "Казан Арена" стадионында 12 илнең спортчы кызлары синхрон йөзүдә төркемнәр арасында ирекле программа белән чыгыш ясап, Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәкләр. Мөгаен, турнир хуҗалары — Влада Чигирева, Елена Прокофьева, Анжелика Тиманина, Светлана Колесниченко, Алла Шишкина, Гелена Топилина, Александра Пацкевич һәм Мария Шурочкина кергән төркем алтын медальләргә төп дәгъва кылучы булыр — әле шушы көннәрдә генә Россия кызлары техник программада Дөнья чемпионы исемен яуладылар.

 "Стартка таба барганда без бөтенебез дә бердәм команданың бер кисәкчеге булып торабыз. Ләкин шул ук вакытта, без барысыннан да шәбрәк, дип әйтмибез. Без үз эшебезнең нәтиҗәсен — көн саен 10-11 сәгать дәвам иткән эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтергә барабыз. Һәм без моны булдырабыз дип саныйбыз. Беребез дә үзенә медальне алдан тагып куймый. Без көндәшләребезне хөрмәт итәбез. Читтән караганда бер дә дулкынланмыйбыз кебек тоелса да, чынлыкта, бу алай түгел", — дип белдерделәр Светлана Колесниченко белән Алла Шишкина.

Шулай да аларның төп көндәшләре — техник программада икенче һәм өченче урыннарны алган Кытай һәм Япония командалары бирешергә, чигенергә җыенмыйлар һәм ирекле программада һичшиксез үзләренең бөтен мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр. Шунысын да әйтеп үтү урынлы, Кытай коллективы составында 2015 елгы Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган спортчылар — Лондон Олимпиадасының бронза медале иясе Сун Веньян һәм ике тапкыр Олимпия чемпионы Хуан Сюэчэнь чыгыш ясый. Кытайның синхрон йөзүдәге башка спортчы кызлары да иң югары нәтиҗәгә лаек чыгышларын күрсәтергә ниятли.

 "Без бу спорт төрендә көндәшлекнең елдан-ел артуын аңлыйбыз. Һәм, әлбәттә, безнең омтылырлык максатларыбыз бар. Ләкин киләчәктә тагын да югарырак нәтиҗәләр күрсәтер өчен, эшебезне дәвам итәчәкбез», — дип белдерделәр журналистларга Кытайның синхрон йөзү осталары Айло Ли и Ли Гуо.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев