Ялкын
«ҖӘЕҢ НИЧЕК УЗДЫ?»
Без "Лето" үзәгенә караган лагерьларның өчесенә бардык. 13 августта Озерный бистәсендә урнашкан "Чайка"да, 14 августта шул ук Озерныйдагы "Пионер"да, 15 августта Аккош күлендәге "Пламя"да булдык. Фотография буенча мастер-класслар уздырдык, журналистика серләренә төшендердек. Ток-шоулар уздырдык. Психолог Эльза апагыз Исмәгыйлева ничек лидер булырга, уңышка ирешергә өйрәтте, ә Люция апагыз - бер-берең белән уртак тел табу серләренә. "Пламя" лагере үзенең юнәлеше белән җәлеп итте - ул махсус бию белән шөгыльләнүче балалар өчен оештырылган икән. Монда без лагерьның "йолдызы" Кирилл белән пресс-конференция уздырдык. Бик хикмәтле егет булып чыкты! Эльвира апагыз Һадиева макияж ясау дәресе уздырды. Ә Альбина апагыз Шиһапова белән Йолдыз апагыз "Айбагыр" этнолагерена барырга да өлгерде. Безнең лагерьдагы маҗаралар турында тулырак "Ялкын"ның сентябрь санында укый алачаксыз!
[gallery size="large" ids="2873,2868,2872,2871,2870,2867,2863,2866,2864,2862,2859"]
[gallery size="large" ids="2873,2868,2872,2871,2870,2867,2863,2866,2864,2862,2859"]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев