Логотип Идель
Ялкын

"ШАТЛЫК – УРТАК ТЫРЫШЛЫКТАН ЯРАЛА..."

2013 елның 30 маенда мәктәбебез беренче юбилеен ‒ 5 еллыгын билгеләп узды. Хәтеремдә һәр вакыйганы, мизгелне яңартканнан һәм без узган юлны тулаем күздән кичергәннән соң, «биш»ле билгесе куймыйча булдыра алмыйм үзебезгә. Бу «биш»лене зур көч һәм тырышлык белән яулап алдык.


Матур һәм заманча җиһазландырылган шәп мәктәп төзедек. Төп юнәлешебезне билгеләп, максатларыбызга ирешү юлларын да таба алдык. Мәктәбебезнең төп миссиясен билгеләдек: 33нче мәктәп – һәр бала һәм һәр коллектив әгъзасы даими үсеш-алгарышка ия була алырдай уку-укыту җирлеге булырга тиеш. Шөкер, бу миссияне әлегәчә үти киләбез. Тагын бер уңыш – мәктәбебез турында позитив фикер тудыра алдык. Аны хәзер Казанда гына түгел, республикада да, чит төбәкләрдә дә беләләр. 33нче мәктәпне җылы итеп «Шатлык мәктәбе – Школа Радости» дип йөртәләр.


Бүген мәктәптә 1040 укучы белем ала, 126 кеше эшли. Шуларның 85е – педагоглар. Ата-аналар белән дуслыгыбыз үзара аңлашуга һәм ярдәмләшүгә корылган. Безнең әти-әниләр – мәктәпкә балаларын укырга китереп тапшыручылар гына түгел, ә уртак уку йортыбызның борчу-сөенечләрен уртаклашып яшәүче партнёрлар. Без бергәләп тырышканга, 33нче мәктәп аларның балалары өчен яратып йөри торган сөенеч йортына әверелде.


Мәктәбебез 5 комплекстан тора: 1) уку комплексы – ул заманча җиһазланган уку кабинетларын, лабораторияләрне, эксперименталь зоналарны, лингафон кабинетларны, конференция залларын туплаган; 2) сәламәтлек һәм спорт комплексы спорт, гимнастика, тренажерлар урнашкан заллардан, бассейннан, спорт мәйданчыгыннан, сәламәтлек үзәгеннән гыйбарәт; 3) технологик комплекс – слесарьлек, балта эше, аш-су, кул эшләре остаханәләрен  берләштерә; 4) сәнгать-эстетика комплексы ‒ гримёркалар, рәсем сәнгате, театр һ.б. яраткан иҗади эшләр өчен каралаган мәйдан, 300 кешелек Актлар залын да үз эченә ала; 5) ресурслар үзәге – индивидуаль кабинкалардан торган китапханә, Интернет, информатика кабинетлары, мәктәп радиосы, мини-типографиябез.


Без һәр елны балалар өчен нинди дә булса яңа кызыклы проект уйлап табарга тырышабыз: «Яшь Архимед» тикшеренү лабораториясе, «Кояш шәһәрчеге» уеннар үзәге, «Беренче бишлек» музей экспозициясе, ял итәр өчен махсус эскәмияләре, фонтаны булган Кышкы бакчабыз... Күптән түгел генә мәктәптә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган Хәрби дан почмагы ачылды.


Мәктәптә укый торган балалар – искиткеч талантлы. Алар барысы да киләчәктә уңышлы кешеләр булырга хыяллана. Дәресләрдән соң, һәртөрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнәләр (алар 40тан артык), мөстәкыйль проектлар эшлиләр. Мәктәптә белем алучы балаларның 75% ел дәвамында республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә, олимпиадаларда, конференцияләрдә катнаша, 30% җиңү яулап һәм призлы урыннарга лаек булып кайта. Һәр баланың үз дан мизгеле бар мәктәптә. Линейкаларда, Мәктәп сәгатьләрендә, мәктәпнең туган көнендә, инде традициягә әйләнеп өлгергән «Большие танцы», «Утренняя звезда» бәйрәмнәрендә аларның исемнәре зурлап телгә алына. Уңышларыбыз белән сез дә таныша аласыз:  HYPERLINK "http://www.Kazan33.ru" www.Kazan33.ru


Мәктәптә белем бирүче укытучылар – үз эшенең осталары һәм гаҗәеп киңкырлы шәхесләр. Өч ел эчендә 19 укытучыбыз «Иң яхшы укытучы» грантына ия булды. Яшьләрдән 9ы – «Безнең яшь укытучыбыз» гранты ияләре. Яңалыкны гел беренче булып үзләштерүче белгечләрне туплаган мәктәбебез, республикада иң алдынгылардан булып, Сингапур методын да үзләштерде, аны безнең җирлектә уңышлы сынап күрсәтте. Мин бер генә яңалыктан да куркып тормаган югары профессиональ, дус, тату командам белән горурланам!


Безнең әти-әниләр – сокланып туймаслык. Алар мәктәпнең һәр сулышын тоеп яши, бәйрәмнәрдә катнаша, идеяләре белән уртаклаша, кыскасы, мәктәп тормышын үз тормышлары итеп яшиләр. Рәхмәт аларга!


Безнең максатларыбыз бар. Шул максатларга ирешергә теләгебез, мөмкинлекләребез бар. Алга таба да шулай булсын! Бер-беребезне шатландырып яшик!


Наилә ШАЯХМӘТОВА,


Казандагы 33нче мәктәпнең директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев