Логотип Идель
Ялкын

«ШАЙТАН ТАЯГЫ»

Алсинәгә иртәдән үк бәхет елмайды. Аның бүген әтисе озакка сузылган командировкадан кайтты. Инде Алсинә әтисен төшләрендә күрә башлаган иде.


Әтисе кайтуны сылтау итеп ул мәктәпкә дә бармаска булды. Бик нык сагынган иде шул әтисен. Әнисе дә моңа каршы килмәде, ярар бер көннән бернәрсә дә булмас диде. Көнозын әтисе кая барса, Алсинә шунда булды.


Кызым, төштән соң без синең белән дәү абыеңнарга барып, аларның хәлләрен белеп килербез дигәч, Алсинәнең кинәт йөзе үзгәреп китте. Юк, мин аларга бармыйм, мин башка дәү абыйны яратмыйм, диде ул моңсу гына.


Әтисе кызыннан бу җавапны һич тә көтмәгән иде. Нигә алай кыланасың, кызым, өйдә үзең генә калмассың бит инде. Әниең эштән кайтканчы кайтып та җитәрбез диде ул. Әтием, мин аларга бармыйм, ул миңа "шайтан таягы"диде. Алмазга кыен булып китте, алма кебек кызына аның бертуган абыйсы шулай дип әйтсен әле. Кызым кайчан, ни өчен шулай дип әйтте соң сиңа абыең? Әнием сиңа сөйләмәскә кушты,- диде Алсинә. Яле, яле нәрсәне сөйләмәскә кушты инде сиңа әниең? Сөйлә, кызым, юкса мин сиңа планшет алып бирмәячәкмен. Әгәр сиңа сөйләмәсәм, әнием дә миңа планшет алып бирәм дип вәгъдә итте бит. Миңа ике планшет нәрсәгә соң, -диде кызы. Бу сүзләр Алмазның тынычлыгын алды. Яле, кызым, күзләремә карап, дөреслекне сөйләп бир әле миңа, әтиеңне бер дә яратмыйсыңмыни соң? Яратам әтием, тик син бүтән беркая да китмә, алайса дәү абый тагын әнине кочаклый. Бер көнне алар залда кочаклашып торалар иде. Мин күреп алдым да, дәү абыйны этеп җибәрдем. Менә шул вакытта дәү абый миңа, ах син, "шайтан таягы" диде. Ә әнием "чикерткә" диеп кычкырды. Мин шул кичне бик озак елап яттым, ә төшемдә сине күрдем. Әтием, әниемә сөйләмәм дип сүз бир. Әгәр сөйләсәм чәчләрем, тешләрем коелсын диген. Без кызлар белән бер-беребезгә шулай дип сүз бирәбез, диеп тәтелдәде Алсинә. Ярар, кызым, сөйләмәм, сүз бирәм. Кил әле, күбәләгем, бер яратыйм әле үзеңне дип Алсинәне куенына алды. Син минем нәфис гөлем, сөйкемле, акыллы кызым дип мамыктай чәчләреннән сыйпады, йомшак битләреннән үпте. Кызым, инде бүгеннән соң сиңа беркем дә мондый ямьсез сүзне әйтмәс. Бу минутларда Алсинә әтисенә сыенып, татлы хыялларга чумды.


Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев