Логотип Идель
Ялкын

«КӘЕФСЕЗЛЕКТӘН КОТЫЛУ ЧАРАСЫ»

Түбән Кама шәһәренең 15 нче урта мәктәбеннән алган хатны хәтердә яңартырга булдык. Газета-журналга язылу чорында алар мәктәпләрендә бик кызыклы чара уздырганнар. Шул чараның сценариен сезгә дә тәкъдим итәбез.


Үткәрү урыны: мәктәпнең актлар залы.


Җиһазлау: сәхнәдә урман аланы күренеше, слайд-шоу, музыкаль бизәлеш, костюмнар.


Чакырылган кунаклар: почта хезмәткәре, күрше мәктәпләрдән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, район газетасыннан, телевидение, радиосыннан журналистлар һ.б.


I күренеш: урман аланы.


Дию. Ох, ямансу да инде бу урманда! Эшләргә эше дә юк бит аның!


Кәрлә. (йөгереп чыга). Әйдә, елга буена барабыз да кешеләрнең киемнәрен урлыйбыз?!


Дию. Оят! Кешеләрдән кием урларгамы?! Нәрсәгә барып җиттек бит! Урлашырга түгел, укырга вакыт! Китап укырга! Газета, журналлар!


Убырлы. (керә). Әй, эшсезләр, карагыз әле мин урманда кемне таптым! Велосипедлы кеше! (Почта сумкасы тоткан кеше ияртеп керә).


Кәрлә. Ура! Кешесе ‒ сезгә, велосипеды – миңа!


Дию. Туктатыгыз тавышны! Кем син, кеше?


Почтальон Печкин. Мин – почтальон Печкин! Кешеләргә почта таратам. Ашамагыз мине, мин бит тәмсез.


Дию. Хмм... Карарбыз. Яле, күрсәт, сумкаңда ниләр бар?


Печкин сумкасыннан газета, журналлар чыгара.


Убырлы. (газеталарны кулына алып). Бу кадәр кәгазь нигә кирәк? Мич ягаргамы әллә?


Печкин. Сез нәрсә?! Укырга, бар яңалыкларны белеп барырга, вакыйгалар үзәгендә кайнарга! (Убырлыга). Менә сезгә, мәсәлән, «Сөембикә» журналын укырга киңәш итәр идем. Анда мода, причёска, гигиена һәм сәламәтлек турында файдалы мәгълүмат җитәрлек.


Убырлы. Кызык, бик кызык. Ә кычыткан һәм тузганактан яңа төнәтмәләр, ризыклар әзерләү турында анда язылганмы?


Печкин. Булырга мөмкин! Әгәр бу санда булмаса, икенчесендә, һичшиксез, булачак.


Дию. Ә икенче сан кайчан чыгачак?


Печкин. Киләсе айда. Журналларның яңа саны ай саен чыгып тора, ә газеталар ешрак басыла.


Убырлы. Бу ничек була инде, миңа хәзер ай саен сине аулап торырга кирәкме?!


Печкин. Нигә? Газета, журналларга язылсагыз, мин сезгә үзем киләчәкмен. Бездә өйгә китереп бирү хезмәте каралган.


Дию. Кара аны... Ә миңа нәрсә укырга киңәш итәсең?


Печкин. Сезгә «Туган як», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталары бик кызыклы күренер. Һәрвакыт туган төбәгебездә булган яңалыкларны белеп барырсыз.


Кәрлә. Ә миңа? Ә миңа нәрсә укырга?


Печкин. Ә сезнең өчен яшүсмерләр журналы «Ялкын» бар. Анда һәрвакыт яшьләр тормышыннан алынган кызыклы язмалар дөнья күрә.


Кәрлә. Рәсемнәр беләнме?


Печкин. Рәсемнәр белән!


Дию. Ярар, ышандырдың! Яздыр мине журналга!


Убырлы. Мине дә!


Кәрлә. Мине дә онытма!


Печкин. Бик дөрес уйладыгыз! Башкаларга да киңәш бирегез, ә мин икенче юлы күбрәк газета, журнал алып килермен.


Сөйләшә-сөйләшә сәхнәдән чыгып китәләр.


II күренеш: шул ук урман аланы.


Былтыр урман аланына килә, утын кисә башлый. Шулвакыт Шүрәле пәйда була.


Шүрәле. Кытыклыйм, кытыклыйм, үтергәнче кытыклыйм...


Былтыр. Тагын синме?! Бер дә тынычланмыйсың, ә?! Файдалы эшләр башкарсаң иде!


Шүрәле. Ә мин бит башка эш белмим!


Былтыр. Өйрән! Укы!


Шүрәле. Ә кайда өйрәним?! Мине бит укырга алмыйлар! Эшкә дә алмыйлар!


Былтыр. Үзлегеңнән укы! Әнә, Дию, Кәрлә һәм Убырлыны газета-журналлар алдыралар, дип сөйлиләр! Ә анда күп нәрсәгә өйрәтәләр. Мин дә, мәсәлән, «Юлдаш» газетасын яздырып алам. Анда «Мең дә бер киңәш» рубрикасы бар. Шулар мине тапкыр, зирәк булырга, нинди генә хәлләрдә дә югалып калмаска өйрәтә.


Шүрәле. Ә кемнән яздырыйм соң мин аларны?!


Былтыр. (эшен төгәлләп). Әйдә минем белән, сине почтальон Печкин белән таныштырам. Нинди газета-журналга язылырга ул сиңа киңәш бирер.


Сәхнәдән бергәләшеп чыгып китәләр.


III күренеш: шул ук урман аланы. 


Сәхнәдә Гөлчәчәк, җырлый-җырлый кунаклар каршылар өчен урман аланын әзерли, бизи.


Гөлчәчәк. Монда Убырлыны утыртам, монда – Су анасын. Аларның бергә сөйләшер сүзләре булыр. Кәрлә белән Диюне бу төпчеккә утыртырмын, аларга шулай җайлы, миңа калса. Кәҗә белән Сарык та киләбез диделәр, аларга менә бу йомшак яшел чирәмдә бик уңайлы булыр, дип уйлыйм.


Кәрлә. (керә-керешкә). Ә үзең кайда утырасың? Исәнме, Гөлчәчәк! Сине монда нинди җилләр ташлады?!


Гөлчәчәк. Почтальон Печкинга ярдәм итәм. Сезгә уку залы, дөресрәге, уку аланы әзерлим.


Кәрлә. Молодец! Булдырасың!


Гөлчәчәк. Ә кайда соң Дию белән Убырлы үзләре?


Кәрлә. Киләләр! Бөтен урманга яңгыратып газетадагы яңалыклар турында сөйләшәләр, ә каргалар, койрыкларына элеп, хәбәрләрне урман буйлап тарата.


Дию һәм Убырлы килеп керә.


Убырлы. Ә мин әйтәм, тиздән дөнья бетә!


Дию. Ә мин әйтәм, президент рөхсәт бирмичә, дөнья ахыры булмый! Менә шул!


Гөлчәчәк. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Сез алай ачуланышмагыз! Түрдән узыгыз, утырыгыз! Тиздән почтальон килер, өр-яңа яңалыклар китерер!


Дию. Анысы да дөрес. Йәгез, утырышыйк. Әй, Убырлы, иптәш кызың килә – Су анасы.


Убырлы. Килүең бик яхшы булган. Күрәм, «Сөембикә» журналының соңгы санын укыгансың. Чәчеңне искиткеч матур итеп ясагансың. Күз явын алырлык!


Су анасы. (мактанып). Прическам «Балык койрыгы» дип атала. Минем өчен уйлап табылган, диярсең!


Кәрлә. (урманнан йөгереп чыга). Кунаклар, бездә кунаклар!  Кунакларның да ниндие, дөньяны «дер» селкетә торганнары!


Дию. Кем инде ул? Албастымы әллә?


Кәрлә. Юк! Менә, үзегез карагыз!


Былтыр керә.


Былтыр. Нәрсә дип кычкырасың инде, Кәрлә? Барысын да куркыттың бит. Ул бит безгә тынычлык белән килгән. Шүрәле ул. Кер әйдә, качма, сине монда рәнҗетмәсләр.


Шүрәле. (качкан җиреннән чыгып). Ә мин курыкмыйм да! Мин бит монда көч сынашырга дип түгел, белем алырга дип килдем. Шулай булгач, миңа коточкыч албастыга караган кебек карап тормагыз.


Гөлчәчәк. Яхшылык белән килгән булсагыз, түрдән узыгыз! Без сезгә бик шат! Менә Печкин да килеп җитте, почта алып килде.


Печкин. Исәнмесез, саумысыз! Килүемнең сәбәбе бар... Бүген бездә бәйрәм ‒ газета-журналларга язылучылар, ягъни абунәчеләр көне! Шул хөрмәткә үзем белән бүләк тә алып килдем.


Сәхнәдә бию яки җыр башкарыла.


Печкин. Ә хәзер барыгызны да сезгә яхшы таныш һәм әле таныш булмаган яңа газета-журналлар белән таныштырырга вакыт. Абракадабра! (Серле хәрәкәтләр ясап, букчасыннан журнал тартып чыгара). «Сөембикә» журналы!


Су анасы. Миңа!


Убырлы. Миңа да! Миңа тагын «Чулман энҗеләре» кирәк.


Печкин. Кабул итегез, «Туган як» газетасы.


Дию. Минем газета ул «Туган як», «Чаян» журналына да яздырырга онытмагыз!


Печкин. Онытмадым. Алыгыз!


Кәрлә. Ә минем «Ялкын» журналы кайда?


Печкин: Менә ул, күрәсеңме, нәкъ син теләгәнчә… (Кәрлә сөенеп журналны ала һәм шунда ук актара башлый). Ә мин сиңа тагын «Салават күпере» журналын алырга тәкъдим итәм. Анда да сиңа кызыклы мәгълүмат бар.


Кәрлә. Яхшы, мин аны да карыйм алайса!


Печкин. «Татарстан яшьләре», «Юлдаш», «Акчарлак» газеталары...


Былтыр. (Печкинны бүлдереп диярлек). Болар ‒ минеке. Тормышта һәркайсының кирәге чыга, файдалы киңәшләр, мәгълүмат күп аларда. Рәхмәт, Печкин!


Печкин. Гөлчәчәк, ә менә «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй» газеталары сиңа бик тә туры килә!


Гөлчәчәк. Рәхмәт сезгә, почтальон агай, энекәшләремә таратырмын.


Печкин. (кинәт туктап кала, Шүрәлегә карап). Ә монысы безнең кем?!


Былтыр. Таныш бул, Печкин агай, Шүрәле! Аның да белемле буласы килә.


Печкин. Хуп, хуп! Сезгә, хөрмәтле Шүрәле, «Тылсымлы куллар» журналыннан башларга тәкъдим итәм, соңыннан нинди дә булса җитдирәк басманы карарбыз.


Шүрәле. (каушавыннан бераз тотлыгыбрак). Мм-ммин риз-зз-за.


Печкин. Дусларым, мин үзем белән коллегамны да алып килдем, ул хәзер сезне татар матбугаты белән яхшырак таныштырыр.


Сүз почта хезмәткәренә бирелә.


Почта хезмәткәре, сүзен тәмамлагач, катнашучылар сәхнә алдына тезелеп баса.


Убырлы.


Белемле булыйм дисәң,


Бул дөньядан хәбәрдар.


Гәҗит-журналга языл


Һәм укы син хәбәрләр.


Гөлчәчәк.


«Салават күпере», «Ялкын» ‒


Мин яраткан журналлар!


Язылыгыз да укыгыз,


Үкенмәссез, балалар!


Кәрлә.      


Кәрлә генә димәгез,


Мин үзем бик белемле.


Газета–журналлар укып,


Аламын мин гыйлемне!


Су анасы.


Озын-озын чәчем тарыйм,


Үзем журналлар карыйм.


«Сөембикә» алыр өчен


Булган акчамны саныйм.


Печкин.


Газета-журнал таратам,


Ниндиләре генә юк!


Язылырга өлгерсәң, син


Рухи яктан һәрчак тук!


Шүрәле.


«Көмеш кыңгырау» дисезме,


Нинди матур исеме!


Эчтәлегенә бигрәк


Туры килә җисеме.


Дию.


Дию, дию дисәгез дә,


Мин ‒  бик акыллы дию.


Газетага язылу, дуслар,


Түгел ул чалбар кию.


Барысы бергә.


Менә сиңа тамаша!


Бу әкият ләбаса!


Дию, Кәрлә, Шүрәлеләр


Газет укып аңлаша.


Язылалар басмаларның


Иң-иң-иң-иңнәренә!


Ә сез нәрсә, дусларым,


Алардан кимме әллә?!


Тәмам.


Сценарийны әзерләделәр: Түбән Кама шәһәренең 15нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ‒ Гөлнара Хамис кызы Гыйзәтуллина һәм Тәскирә Фатыйх кызы Әхмәтҗанова.


Чараны уздырдылар: Нурсинә Дәлиф кызы Халикова һәм 6 «Б» сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев