Ялкын
«ШӘХСИ ТАБИБЫМ МИНЕМ»
Әниемне бик яратам.
Әнием бит табибә.
Ягымлы карашы белән
Кешеләргә көч бирә.
Табибә һөнәрен әнием
Кечкенәдән сайлаган,
Чөнки әбием авылда
Кешеләрне дәвалаган.
Кешеләр, яратып аны,
Алтын куллы ул, диләр.
Ул дәвалаган авырулар,
Озак яшә син, диләр.
Табиб булыр өчен аңа
Ходай үзе көч бирә.
Ходай биргән бүләкне
Халкына ул җиткерә.
Нәселдән-нәселгә килә
Бу һөнәрнең серләре.
Киләчәктәге хыялым –
Күз табибы һөнәре.
Шамил БАТТАЛОВ, Яр Чаллы шәһәре, 45 нче урта мәктәбенең 8 нче б сыйныфы укучысы
Әнием бит табибә.
Ягымлы карашы белән
Кешеләргә көч бирә.
Табибә һөнәрен әнием
Кечкенәдән сайлаган,
Чөнки әбием авылда
Кешеләрне дәвалаган.
Кешеләр, яратып аны,
Алтын куллы ул, диләр.
Ул дәвалаган авырулар,
Озак яшә син, диләр.
Табиб булыр өчен аңа
Ходай үзе көч бирә.
Ходай биргән бүләкне
Халкына ул җиткерә.
Нәселдән-нәселгә килә
Бу һөнәрнең серләре.
Киләчәктәге хыялым –
Күз табибы һөнәре.
Шамил БАТТАЛОВ, Яр Чаллы шәһәре, 45 нче урта мәктәбенең 8 нче б сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев