Ялкын
"ШӘХСИ СТИЛИСТ"
Кызларның иң яраткан шөгыле – shopping. Кайберәүләр өчен бу – мавыгу, икенчеләр аны эш буларак кабул итә. Ничек кенә булмасын, яңа гаджет – «тылсымлы» кием элгеч – «шопоголик»ларның берсен дә битараф калдырмас. Аны үзләрен TeamLab дип атаучы япон дизайнерлары командасы уйлап тапкан. Кием элгечкә сенсорлар урнаштырылган, алар ярдәмендә аңа нинди кием эленгәне билгеләнә. Гаджетны кулга алгач, махсус экранда аңа килешә торган аксессуарлар пәйда була. Димәк, бу кием сайлау процессын тизләтәчәк, шулай да «тылсымлы элгеч» киңәшләренә генә таянсаң, үз стилеңне югалтырга мөмкин. Әлегә бу гаджет сатуга чыкмаган, TeamLab дизайнерлары сүзләренә караганда, күп кибетләр бу гаджетны үзләрендә күрергә тели.
[gallery size="full" ids="3009,3010"]
[gallery size="full" ids="3009,3010"]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев