Логотип Идель
Ялкын

«САРАЙНЫҢ ШӘҺӘР ЧАГЫ»

Кайбер төмәннәр җитәкләгән гаскәрләрдә сугышчыларның саны унар меңнән дә артып  киткән. Ә шул төмәннәр арасыннан алтын урданың зур хәрби җитәкчеләре – бәкләр бәкләре дә үсеп чыккан. Нугай, мамай, татар халкының тарихка кереп калган сәяси һәм хәрби дәүләт эшлеклесе идегәй – әнә шундыйлардан. Кайвакытта андый җитәкчеләрнең дәрәҗәсе шулкадәр үсеп киткән, хәтта ханнарны да алар билгеләп куйганнар.

Дәрәҗә баскычлары

Шулай да иң югары хакимият хан кулында булган. Бөтен монгол империясенә Чыңгыз хан династиясе җитәкчелек итсә, Алтын Урда белән инде Җучиның дүрт улыннан килгән буыннар идарә иткән. Хәер, асылда алар да Чыңгыз хан нәселе ләбаса. Алтын Урда да, һәрбер дәүләт кебек үк, чиксез сандагы түрәләр армиясе тоткан. Ханның кул астында ханлык династиясе әгъзаларыннан (угланнары, ир туганнары, кардәшләре), эре феодал-кенәзләрдән (әмирләр һәм бәкләр), югары дәрәҗәдәге руханилардан, хәрби җитәкчеләрдән торган диван – ягъни, дәүләт советы булган. Хәзер дә шулай бит инде...

Бәкләр бәге – хәрби хакимият. Гражданлык хакимияте җитәкчесе (плюс дәүләт казнасын контрольдә тотучы) – вәзир. Диванда битекче вазифасы да каралган, асылда, аны дәүләт секретаре белән чагыштырып булыр иде, ул да – илдәге хакимлекнең сизелерлек өлешен үз кулында тоткан. Аңа эре феодаллар һәм хәрби җитәкчеләр дә хөрмәт белән караган. Җучи Олысында гаскәрләрне билгеләү, отрядларны тиешле урынга озату белән шөгыльләнүче букаул вазифасы да булган, ул гаскәрләрне тоту һәм ашатуны да кайгырткан. Баш букаулдан тыш, аерым өлкәләрнең дә үз букауллары булган.

Алтын Урдада ислам дине Бәркә хан вакытында кабул ителгән, шул ук чорда, 50нче еллар ахырында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән, Русьта да, беренче тапкыр халык саны алынган.

Ә дини руханилык баскычлары шундый тәртиптә урнашкан: мөфти – баш рухани; шәех – рухани җитәкче һәм остаз, аксакал; суфи – яман гамәлләрдән азат булган динле, намуслы кеше яисә аскет; казый – эшләрне шәригать ягъни мөселман кануннары буенча алып баручы судья.

Шул ук вакытта суд эшләрен Бөек Яса – Чыңгыз хан кануннары кодексы буенча хәл итүче гражданлык судъялары – яргучылар да булган. Суд карары махсус «яргу-намә» дигән грамота белән ныгытылган. Гадәти яргучылардан тыш, вәзир карамагында баш дәүләт яргучысы – әмир-яргу да эшләгән.

Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм социаль тормышында баскаклар һәм дарухачылар зур роль уйнаган. Беренчеләре хакимиятнең хәрби вәкилләре, хәрби сак хезмәтен башкаручылар булса, икенчеләре – ягъни хәрби булмаган наместник яки идарә итүчеләр – ясак җыюны контрольдә тоткан.

Дәүләт түрәләре системасында әле тагын бик күп вазифаи затлар саналган, алар безгә бүгенгәчә сакланган хан ярлыклары аша гына мәгълүм: «илче», «тамгачы» (таможенник), «тартанакчы» (ясак җыючы яисә үлчәүче), «тоткаул» (застава), «караул» (дозор), «ямчы» (почта ташучы), «кошчы» ( лачын белән ауга йөрүче), «барсчы», «көймәче»...

Урда «бейджиклары»

Объективымны кабат башкалага юнәлтәм. Игътибарымны Сарайның киң урамнары буйлап йөргән җәяүлеләрнең һәм җайдакларның күкрәкләренә яисә бил тирәсенә асылган тимер пластиналар җәлеп итә. Мин аларны хәзер төрле съездларда, конференция-киңәшмәләрдә тагып йөри торган бейджикларга охшаттым. Аларга, вертикаль җепкә эленгәндәй итеп, баганалап хәрефләр тезелгән. Бу – уйгур язмасы. Ислам кабул ителеп, гарәп язуы кулланыла башлаганчы, Алтын Урдада рәсми документлар шундый язмада   алып барылган. Ә бу «бейджиклар», Кытайда барлыкка килгәнлектән, алар телендә «пайцза» дип аталган, татарча – байса яки басма була инде. Шушы «бейджик»ларны Алтын Урдада илчеләргә, дәүләт хезмәтендәге башка кешеләргә вәкаләт билгесе итеп тапшыра торган булганнар. Менә шундый «мандат»ы булган кешегә һәр җирдә юл ачык булган, тиешле ярдәм  күрсәтелгән.

Алтын дәүләттән – көмеш мирас

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның «дәүләт теле» дигән шигырендә шундый юллар бар:

«Бары акчага сугылган

Тел генә дәүләтле ул».

Әлеге фикерне үстереп, үз телендә сугылган акчадан башка дәүләт булмый, дип тә әйтә алабыз. Ә без инде дәүләтнең булганын беләбез, һәм аның акчасы да җитәрлек булган. Ни дисәң дә, Алтын Урданың 32 шәһәрендә көмеш Җүчи дирһәмнәре (гарәп дирһәмнәре үрнәгендә) һәм бакыр пуллар коелган бит. Алардан тыш, әйләнештә Һиндстан динарлары да йөргән. Безнең заман колекциячеләре арасында Алтын Урда тәңкәләренең киң таралган булуы да күп нәрсәләр турында сөйли. Алар безгә җиргә күмелгән хәзинәләр рәвешендә килеп җиткән. Бүгенге көнгә элекке Алтын Урда һәм Русь кенәзлеге территорияләрендә табылган 350 дән артык шундый тәңкә хәзинәләре билгеле. Аларның төп өлеше берничә йөз, мең, хәтта берничә дистә мең дирһәмнән торганын искә алсаң, бу, әлбәттә, бик күп. Аларның никадәрлесе, билгесез коллекциячеләр кулына эләгеп, фән өчен юкка чыккан, ә никадәрлесе, археолог көрәге яисә очраклы хәзинә эзләүче белән очрашуны көтеп, җир астында ята!

Андый очрашулар безнең җирлекләрдә дә булгалап тора ул. Мәсәлән, 1986 елда Апас районында очраклы рәвештә генә ике хәзинәгә килеп «төртеләләр». Аларның берсендә XIV гасырның 80нче елларында Туктамыш хан исеменнән Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәдә, Дон тамагындагы Азакта (Азов), Харәземдә, Кырымда, Хаҗитарханда (Әстерхан), Җаек буендагы Сарайчыкта, Төньяк Кавказдагы Маҗарда коелган 25 меңнән артык көмеш дирһәм була!

Базарларга чыксаң...

Алда әйтеп үткәнемчә, Алтын Урдада хуҗалыкның төп тармагын терлекчелек һәм игенчелек тәшкил иткән. Дәүләтнең беренче еллары күбесенчә көньяк, күчмә тормыш белән бәйле булганга, башта терлекчелек зуррак урын тоткан. Күп кенә итальян һәм гарәп сәяхәтчеләре дәүләттә терлекләрнең бик күп булуын, кайбер кешеләрнең аеруча бай яшәвен (10ар мең һәм аннан да күбрәк баш терлек) билгеләп үткән. Игенчелек башлыча төньякта һәм көнбатышта яшәүче утрак тормышлыларга хас булган, ә инде Алтын Урда дәүләте киңрәк үсешкә ия булгач, аның үзәк олысларына да киң таралган.

Сәүдә эше акчасыз алып барылмый. Һәрбер Көнчыгыш иле кебек үк, Алтын Урда сәүдә иле, сәүдәгәрләр иле дә булган бит әле. Биредә атлар, мөгезле эре терлек, дөяләр экспортның мөһим төрләреннән саналган. Сәүдә кәрваннары дәүләтнең башкаласы Сарайга (Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә), Харәзем үзәге Үргәнечкә, Хаҗитарханга, Сарайчыкка, Кырымдагы Солхатка, Урта Иделдәге Болгарга туктаусыз агылып торган. Сәүдәгәрләр төрле мехлар, күн, кыйммәтле балык, бал, балавыз, тоз, ефәк, камка, борыч, икмәк, шәраб, төрле тукымалар, паласлар, көмеш, энҗе, буяулар белән сәүдә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев