САЛАВАТ «ЯЛКЫН» АЛДЫРА
«Ялкын»ны син, мин һәм безнең сыйныфташлар гына түгел, танылган шәхесләр, йолдызлар да укый. Мәсәлән, күптән түгел Салават абый өенә «Ялкын» журналын яздырды. Салават абый әллә кайчаннан бирле «Ялкын» белән дус, ул үзенең концертларында безнең журнал турында да сөйләгән иде берсендә.
Язылган арада Салаватка «Ялкын» хәбәрчесенең «четреклесе» соравына җавап бирергә туры килде. «Ялкын» җырчыдан: «Малай булу яхшыракмы, кыз булумы?» дип сорады.
Салават: «Швециядә балаларны малайлар һәм кызларга 3нче класстан соң гына бүлә башлыйлар. Шул яшькә җиткәч кайсы җенескә карауларын алар үзләре хәл итә. Мин шведлар белән килешмим. Ярый әле Россиядә алай итмиләр,» – дип сүзен ерактан башлады. Ахырда, ник икәнен аңлатмаса да, «Ярый әле без малайлар!» дип өстәп куйды.
Хәзер Салават абый ай саен тәмле чәй эчә-эчә безнең журнал белән танышып бара алачак.
[gallery size="full" ids="8508,8507,8506,8505,8504,8503,8502,8501,8500,8499,8497,8496"]
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев