«САК-СОК СЕРЕ»
12 майда «Әкият» балалар үзәгендә (Курчак театры) «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән мюзикл премьерасы узачак. Тамашада артистлар ролендә дә, тамашачылар да — балалар! Мюзикл балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли традицияләрне саклауга юнәлтелгән проект.
Куелышта катнашучы балалар — М. Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Спектакльнең музыкаль өлешен Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге «SFORZANDO» оркестры тәшкил итә. Мюзикл нигезендә — «Сак-Сок» бәете. Спектакльгә музыканы композитор Ильяс Камал язган. Бу яшь көйязарның беренче масштаблы эше.
«Мондый чаралар яшь буында татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уята», дип саный оештыручылар, алар фикеренчә «мюзикл һәм, гомумән, музыкаль театр бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрнең берсе».
Проектның авторы — Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева, режиссер — Илгиз Разетдинов. Чараның партнерлары «Калеб» яңа буын җыены, Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм «Я — ДоброТворец» проекты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев