Ялкын
«САЙРА БАЛЫГЫННАН БУТЕРБРОДЛАР»
Әлеге ризыкны әзерләү өчен унбиш минут вакыт җитә. Көтелмәгән кунаклар килеп кереп аларны сыйларга менә дигән, җайлы бутерюродлар. Бары тик суыткычта «Сайра» консервасы булу зарур...
Кирәк булачак:
1 банка майлы сайра консервасы
Ярты батон яки ипи
50 г каты сыр
2 пешкән йомырка
2 аш кашыгы майонез
Яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка һ.б)
Сайраның маен сыркытып, сөякләреннән чистартырга, чәнечке белән изәргә. Йомырка һәм суганны вакларга, сырны вак итеп уарга. Консервланган балыкка йомырка, суган һәм майонез кушып болгатырга. Батон телеменә әлеге катнашманы сыларга, өстенә сыр сибәргә һәм 180С кызулыктагы духовкада 5 минут чамасы сыр эрегәнче тотарга. Бутербродларны табынга кайнар килеш тә, суытып та чыгарырга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев