Логотип Идель
Ялкын

САЙЛАУ МӘЗӘКЛӘРЕ: ҖИЛ ВӘГЪДӘ ИТКӘН ДЕПУТАТ

Депутатларның ныклы программасы булырга тиеш диде бит әле Леонид абый Толчинский. Менә шул программаларга карата берничә мәзәк очрак белән таныштырасы килә. Программаны, гадәттә, вәгъдә иткән киләчәк итеп кабул итәләр бит. Ә кайбер депутатлар бик кызык вәгъдәләр бирә икән.

Велосипед юлларында сезнең уңайга исә торган җил


1979 елда Даниядә Якоб Хуагард исемле мәзәкче үз кандидатурасын парламентка тәкъдим итә. Һәм, сайлау тәртибе буенча, үз программасын да төзи - киләчәкне ничек күрүен тасвирлый. Ул үзе сайланган очракта, көн тәртибен 8-8-8 схемасына көйләргә вәгъдә иткән.

вәгъдә иткән 1

Бу схемага нигезләнеп, сезнең көненә 8 сәгать буш вакытыгыз, 8 сәгать ял вакытыгыз һәм 8 сәгать йокы вакытыгыз булачак, ди. Шуларга өстәп, ул велосипед юлларында сезнең уңайга исә торган җилләр, һәрвакыт шәп һава торышы, чиратсыз кибетләр һәм солдатлар рационына Нутелла кертүне үз өстенә ала. Ни гаҗәп, шушы программа белән Якоб 1994 елда җитәрлек тавыш җыя һәм 4 ел Дания парламентында эшли.

Вәгъдәләрен үтәмәскә вәгъдә иткән партия


Рейкьявик шәһәре советына сайлауларда шулай ук мәзәкче Йон Гнарр нигезләгән "Иң шәп партия" катнаша.

вәгъдә иткән 2

Алар бик күп матур вәгъдәләр бирәләр, зурдан кубып, шәп тормыш программасы төзиләр. Тик шул ук вакытта, җиңә калсалар, вәгъдә иткән гамәлләрен үтәмәскә дә вәгъдә итәләр. Бу хәл 2010 елда була. Ни хикмәт, бу партия 34,7% тавыш җыеп, беренчелеккә чыга һәм Йон Рейкьявик шәһәре мэры булып куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев