Логотип Идель
Ялкын

"САЙЛАУ АЛДЫ КАМПАНИЯЛӘРЕ. СТАНЦИЯ: МӘКТӘП!"

Сайлаулар! Сайлаулар! Сайлаулар! Мең тапкыр тәкърарлап йөргән сүз әле миндә һаман онытылмый. Шул ук кандидатлар агитацияләре, сайлаулар алдыннан бию-җырлау, плакатлар “көрәше” һәм.. хәтта шул ук бюллетеньнәр! Сәбәбе бар – мәктәбебездә президент сайлаулары үтәчәк! Әйе-әйе, мәктәпнең үзенең! Йәгез, кемнең президент буласы килгән иде?!
Быел белән исәпкә алганда, президент сайлаулары шундый грандиоз рәвештә 2 ел рәттән уза. Президент кандидатурасына 8-10 сыйныфлар керә ала. Быел шундый 8 “батыр” булды: Маторина Настя белән Кораблев Максим (әйе-әйе, бездә бер кандидатурада 2 кеше дә була ала(!), Махиянова Айгөл, Баянов Данил белән Беляев Вадим, Хәсәншин Ленар, Галеев Рәфил һәм Азимов Илнур. Барысы да мәктәп тормышын алып барырдай, аның проблемаларын чишәрдәй ышанычлы кешеләр булса кирәк.
2нче санлы Җәлил мәктәбе укучы һәм укытучыларыннан менә нәрсә ачыкланды – президент беренче чиратта җаваплы булырга тиеш. 2нче рәттә – сәләтле (организаторлыкка, иҗатка, фикерен белдерүдә). “Юмор хисле һәм тормыш яратучан булса, яхшы булыр иде”, - дип һич шикләнмичә әйттеләр мәктәпнекеләр.
Һәрбер кандидатның дә үз “президент командасы” бар. Команда кандидат программасын тәкъдим итә, мәдәни чаралар уздыра, укучыларга “ярлык” – үз төстәге ленталар тага. Шуңа күрә алдагы биш көндәге мәктәпнең тере, актив тормышын, агымын күзәтеп була иде. Мәктәп – ул бит “энә белән кое казу” гына түгел, ул һәркемнең күңелендә саклана торган җылы, мавыктыргыч чор. Безнең әле сайлау алдандагы кампанияләр башланып кына китте, ә “движуха» инде бар, җәмәгать!
2015нче елның Татарстан Президенты сайлаулары масштаблы булды быел. Сайлауларда катнаша торган 8-11 класс укучылары кызыгып, актив катнашалар. Аларга башка сыйныфлар да кушыла тора. Сайлаулар укучылар белән генә чикләнми, укытучылар да сайлый ала! Шулай итеп, сайлауга барысы да әзерләнә. Димәк, гражданнар бурычын һәркем дә үтәрәг атлыгып тора! Тәррәкыйть!
[gallery size="full" ids="3401,3402,3404,3403"]


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев