Ялкын
"САБЫЙГА"
Бүгенге болытлы, яңгырлы иртәдә
Җәелде гомерең юллары.
Алар мең... Тормышың сиңа дип кайсысын
Хәерле иттереп юллады?
Аяктан егарга язмышың тырышса,
Намуска таян син, абынма!
И бала, яшьлектә ни-нәрсә үстерсәң,
Шул килер картлыкта табынга.
Нәфеска хезмәтче булучы кешенең
Үзенә төбәлгән ядрәсе.
Капкынга эләгә күрмә син ялгышып,
Ятларны алдыйм дип, янәсе.
Бүгенге болытлы, яңгырлы иртәдә
Яралды гомерең йолдызы.
Тормышың яңгырлы булмасын, дип тели
Фәрештәң, гөнаһсыз җир кызы.
Җәелде гомерең юллары.
Алар мең... Тормышың сиңа дип кайсысын
Хәерле иттереп юллады?
Аяктан егарга язмышың тырышса,
Намуска таян син, абынма!
И бала, яшьлектә ни-нәрсә үстерсәң,
Шул килер картлыкта табынга.
Нәфеска хезмәтче булучы кешенең
Үзенә төбәлгән ядрәсе.
Капкынга эләгә күрмә син ялгышып,
Ятларны алдыйм дип, янәсе.
Бүгенге болытлы, яңгырлы иртәдә
Яралды гомерең йолдызы.
Тормышың яңгырлы булмасын, дип тели
Фәрештәң, гөнаһсыз җир кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев