Ялкын
"СӘЛӘТЛӘР КООПЕРАЦИЯСЕ" КИЛӘЧӘККӘ ЮЛ АЧА"
Хе-хеей, дустым! "Ялкын" махсус синең өчен зуууур һәм биик мөһим яңалык әйтә! Игътибар белән тыңла!
Сәләтләр университеты "Кооперация талантов" дип исемләнгән мәкаләләр бәйгесе игълан итә. Әлеге бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, ординаторлар, докторантдлар, хәтта яшь галимнәр, журналист һәм язучылар катнаша ала. Иң мөһиме: яшең 12дән 30га кадәр булсын. "Мин Татарстанда яшәмим. Шуңа күрә катнаша алмыйм", - дисеңме?! Борчылырга сәбәп юк. "Кооперация талантов" бәйгесенә эшләр Россия Федерациясенең бөтен төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен татар, рус, яки инглиз телендә "Фән, "Техника", "Эшмәкәрлек", "Мәдәният һәм сәнгать", "Спорт", "Иҗтимагый сәнгать" юнәлешләрендә мәкалә (текст) язып җибәрергә кирәк.
Бу бәйге башкаларыннан нәрсә белән аерыла соң? "Кооперация талантов"ның үзенчәлеге - бәйгедә катнашучылар өчен махсус "Школа автора" тренингы уздырылуда.
Бәйге азагында барлык катнашучыларга да (бер генә кеше дә читтә калмаячак) сертификатлар, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм теләсә-кайсы журналда басылу мөмкинлеге биреләчәк.
Я, ничек, бәйгедә катнашасың килә башладымы инде? Алайса, Сәләтләр университеты сайтына кереп, катнашучы гаризасын тутырырга ашык.
[gallery size="full" columns="2" ids="4426,4424"]
Соңгы көн - 30 нчы ноябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев