Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛӘТ" ҖӘЙГӘ ӘЙДАМАННАР ҖЫЯ

"Сәләт" җәйге аланнары өчен әйдаманнар командасы туплый башлаган инде. "Әйдаманнар мәктәбе"ндә Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Мордовия, Дагестан Республикаларыннан, Киров, Саратов һәм Самара өлкәләреннән җыелган 130 әйдаман, 27 куратор катнаша.

«Әйдаманнар мәктәбе» - "Сәләт"нең җәйге профильле сменалары өчен җитәкчеләр һәм әйдаманнардан торган бердәм команда туплауга юнәлдерелгән проект. Аның кысаларында ел әйләнәсе төрле өлкәләрдә дәресләр алып барыла: сәләтле балалар белән эшләү, командада эшләү, "Сәләт" традицияләре белән танышу, балалар өчен күңел ачу, уку-укыту чаралары уйлап табу, профильле лагерьнең программасын уйлау һәм башкалар.

Егет-кызларның күбесе беренче тапкыр әйдаман булачак. Алар татар телебезгә гашыйк, балалар белән эшләүне үз итә. Катнашучылар татар телендәге иншаларын бик әйбәт язганнар, җәйгә кадәр "Сәләт" йортында татар телен өйрәнүне дәвам итәчәкләр.

Элина Степанова, проект җитәкчесе:
- Биредә иң әйбәт әйдаман булырга теләүчеләр җыелган. Алар бу җәйне үзләренең белемнәрен, осталыкларын безнең сәләтле балаларыбыз белән бүлешәчәк. Командабыз бик дус, көчле армиягә тиң, барыбыз бергә безгә бернинди киртәләр дә куркыныч түгел. Аларның бу көч-дәртләре бөтен җәйгә җитәр, сәлкешләргә терәк, якын дус һәм остаз була алырлар дип ышанып калам. Минемчә, беренче чиратта, әйдаман җаваплы кеше булырга тиеш, конкрет биремнәрне чишә белергә тиеш. Балалар күңелен аңлый белү, аларны хөрмәт итү дә бик мөһим, чөнки һәр бала – шәхес.

Альбина Кадыйрова, проектның кураторы:
- Катнашучыларыбыз шәп! Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Һәммәсенең күзләре янып тора, балалар белән эшләргә теләкләре зур. Әйдаман – балалар өчен үрнәк ул, алар аңа охшарга тырыша. Шуңа да ул һәр сүзен чамалап сөйләргә, эшен уйлап башкарырга тиеш. Әйдаман – әйбәт психолог, шәп модератор, креатив менеджер да. Тулаем алганда, катнашучылар нәкъ шундый. Энергияләре ташып тора, бик шаяннар. Үзем исә быел «Сәләт-Шәхес» аланы директоры булырга планлыйм.

Булат Вәлиуллин, мәктәпнең кураторы:
- Сәләттә мин 2011 елдан бирле. «Шәхес», «Раушан», «Санак»та булдым, «Сәләт-Самара» кышкы сменасында катнашырга өлгердем. «Сәләт-Бөгелмә» клубының кураторы да мин. Әйдаманка миңа бик ошый. Вакыт бушка узмый, һәр булачак әйдаман алыштыргысыз тәҗрибә туплый. Без аларның эшчәнлеген күзәтәбез, командаларыбызга иң көчле әйдаманнарны тупларга тырышабыз. Әйдаман ул һәр өлкәдә үрнәк булырга тиеш. Тышкы кыяфәте буенча да, уй-фикерләре белән дә. Бу җәйне мин «Сәләт-Самара» аланының өлкән әйдаманы булачакмын. Кызыклы проект, миңа калса. Беренче тапкыр гына оештырабыз, кышкы смена моңа зур әзерлек булды. Балаларның күбесе белән таныштым, шуңа да бик авыр булмас дип уйлыйм.

Айнур Шәйдуллин, Чувашия, катнашучы:
- Әйдаман - сәлкешләр өчен үрнәк һәм лидер. Безнең команда бик көчле. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә күп белем тупладым, үземне яңа яктан ачтым.

Эльмира Сермукова, Саратов өлкәсе, катнашучы:
- Бик бик җаваплы әйдаман булачакмын, һәр бала белән иҗади яктан эшләр алып барачакмын. Һәммәсен яратачакмын. Җәйне көтәм, үзем барачак сменаны иң әйбәте итәр өчен бар көчемне куярга әзермен!

Рәмиз Муллагамедов, Дагестан, катнашучы:
- Әйдаман - ул гадәти кеше түгел. Ул барысын да булдырырга тиеш, күп белергә тиеш. Балаларны тыычландыру, кәефләрен күтәрү, аңлау – җиңел эш түгел. Магистратурага укырга керү өчен зур педагогик тәҗрибә туплый алдым. Моның өчен Сәләткә зур рәхмәт! Ул бу эштә ышанычлы чыганак. Минем өчен бу бик мөһим. Татар теле белән әлегә авыррак, тик тырышачакмын. Без бит бер гаилә! (Көлә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев