Логотип Идель
Ялкын

"РОССИЯ ТЕРРОРГА КАРШЫ"

Бу атнадан «Россия-2»  телеканалында  «Россия без террора» документаль фильмнар циклы күрсәтелә башлый.

Бүген 21.20дә «Россия-2» телеканалы «Россия без террора. Завербованные смертью» фильмын тәкъдим итә. Ай дәвамында күрсәтелергә тиешле фильмнарның берсе Татарстан Республикасына багышланачак.

«Мастерская» телекомпаниясе биш сериядән торган цикл әзерләгән. Әлеге документаль фильмнар 2013-2018нче елларда РФдә террор идеологиясенә каршы көрәш кысаларында эшләнелгән. Проект авторлары сүзләренә караганда, барлык фильмнар да тормышта булган хәлләргә, фактларга, илдә, дөньяда булган вакыйгаларга нигезләнеп эшләнгән һәм бары тик уңай тәэсир калдыра.

Циклның төп максаты - халыкка террор һәм аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын җиткерү; социаль тынычлык һәм дустанә мөнәсәбәтне пропагандалау; Россия территориясендә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм изге урыннар белән таныштыру.

Беренче серия Сириядәге вакыйгаларга багышланган.

7нче октябрь, 21.20, «Россия-2» - «Россия без террора. Завербованные смертью».

14нче октябрь - «Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность».

20нче октябрь - «Россия без террора. Дагестан. Война и мир».

21нче октябрь - «Россия без террора. Мусульманские святыни».

27нче октябрь - «Россия без террора. Чечня. Возрождение».

Проект авторлары тамашачы фикерен көтә. Татарстанлылар үз фикерләрен хат рәвешендә opinion@tatar-inform.ru адресына юллый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев