Логотип Идель
Ялкын

«СӘЛӘТ»ЛЕЛӘР ГЕЛ АЛДА»

Стамбулда ИХО илләренең «OIC Young Leaders Summit» дип аталучы Беренче яшьләр саммитында 57 илдән 100 лидер катнашты. 2012-нче елдан бирле «Сәләт» сәләтле балалар һәм яшьләр берләшмәсе «ИХО яшьләр форумы»нда Рәсәй исеменнән чыгыш ясый. Саммитта «Сәләт» исеменнән делегация җитәкчесе һәм ИХО яшьләр форумының идарә итү әгъзасы сыйфатында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, шулай ук хәрәкәтебезнең активистлары, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» проекты лидерлары Камил Шәрәпов, Эльза Сагдеева, Ильмира Мөбинова да катнаштылар.


Саммит кысасында Ислам хезмәттәшлеген оештыручылар, ИХО илләрнең яшьләр форумы президенты Эльшад Искәндәров, Малайзия, Әзербәйҗан һәм Төркиянең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Нобель премиясе лауреатыТаваккол Карманп, Халыкара Ислам университеты ректоры, галим Залихи Камаруддин, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре кебек мөхтәрәм кунаклар белән берлектә уку-укыту сессияләре, түгәрәк өстәлләр уздырылды.


Малайзиянең яшьләр эшләре һәм спорт министры Хаири Джамалудди, «Яшьләр әле ул киләчәк дигән сүз генә түгел, үзенә күрә бер кадерле бүләк тә әле!» дип белдерде.


Саммитның төп темасы буларак «Бердәмлек эшчәнлектә: тынычлык һәм дөреслек үсеш ярдәмендә» дигән тезис сайланылган иде.Чаралар барышында яшьләр үсешендә хакимиятнең роле, яшьләр фикерләрен һәм идеяләрен алга сөрү, аларның гражданлык позицияләрен арттыру, көчләүгә каршы тору, халыкара һәм эчке мәдәни әңгәмә, гендерлык тигезлеген алга җибәрүдә ММЧның роле кебек акуталь темаларга фикер алышынды.


Саммитка нәтиҗә булып шушы актуаль сорауларны чишү буенча, катнашучыларның хезмәтләреннән торган юл картасы төзелде.


Шулай ук Саммит кысаларында ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумы концепциясе һәм аны чынга ашыру буенча киңәшмә уздырылды. Бу чара Рәсәй һәм ИХО илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты (KAZANSUMMIT-2016) кысаларында, 15-21-нче май аралыгында, Татарстаныбызның башкаласында үткәреләчәк. Форумның гамәлгә куючылары булып Татарстан Республикасының хакимияте һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләренең яшьләр форумы тора. Чараның операторы – «Югары технологияләр сферасы технопаркы «ИТ-парк» дәүләт автономияле учреждениясе ярдәме белән Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды.саммит4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев