Логотип Идель
Ялкын

"ҺӘРКЕМ БЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ФАКТ"

Ә сез беләсезме?
Копьютер каршында эшләүче яки бертуктаусыз телевизор караучы кешеләр билгеле-бер вакыттан соң үзләрен начар хис итә башлыйлар икән. Котылгысыз баш авырту, тиз кызып китүчәнлеккә өстәп, бертуктаусыз арыгынлык хисе барлыкка килә. Ә тагын берникадәр вакыт узгач, комьютер каршында эшләүчеләр талчыгу синдромы белән азаплана башлыйлар.

Сораштырудан күренгәнчә, һәр дүртенче кешенең эше компьютерга бәйле, һәр өченче бала буш вакытын телевизор каршында уздыра. Әти-әниләр, балаларын үзләрен генә калдырып, кибеткә, почта бүлекчәсенә, я булмаса эшкә чыгып китәргә мөмкин. Бала үз күңелен үзе күтәрергә тырыша башлый. Беренче һәм иң ышанычлы ысул, әлбәттә, телевизор карау. Нәтиҗәдә, зәңгәр экраннар каршында күпме утырганын да чамаламаган сабый кичкә кадәр шулай утырып чыга. Ә бераздан күз күреме начарлана, невроз кебек авырулар барлыкка килә.

Нәрсә эшләргә соң? Беренче чиратта, телевизор карау вакытын киметегез, яки бөтенләй бетерергә тырышыгыз (яңалыклар тапшыруын карап барсагыз була). "Булмый, телевизордан берничек тә аерыла алмыйм. Яраткан сериалымны карарга кирәк," - дисәгез, 10-15 минут саен тәнәфес ясап алыгыз. Реклама вакытында күрше бүлмәгә чыгып, өйдәшләрегез яки гөлләрегез белән сөйләшеп керә аласыз. Башкара торган эшләре турыдан-туры компьютер белән бәйле булган кешеләргә бигрәк тә авыр. Баш авырту, күзләр кызару, тән тиресе кибү - профессиональ "чир"ләр дияргә була. Сезгә дә һәр 15 минут саен (алай кыен булса, һәр 30 минут саен) күзләрне ял иттереп, торып физзарядка ясап алырга тәкъдим итәбез. Эш өстәлегезгә гөлләр, бигрәк тә кактус алып килеп утыртсагыз була.

Шушы гади, ләкин бик файдалы киңәшләргә колак салсагыз, сәламәтлегегезне саклап калырга җиңел булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев