Логотип Идель
Ялкын

«РӘНҖҮ БИТ УЛ»

Мәдинәнең укытучы булырга укып йөргән мәле. Тулай торакта яши. Шунда Сәет исемле егет белән танышып, дуслашып киттеләр. Ул аңа бик тә ошый. Югыйсә бүлмәдәш кызлары: “Сак бул аннан, ул кызлардан көлеп кенә йөри. Сине дә алдый күрмәсен!” – диделәр. Мәдинәнең аларга ышанасы килмәде. Ул инде күптән егеткә гашыйк иде. Шуңа да күз-колагы томаланган, андый киңәшләрне ишетергә дә теләмәде. Иртән торса да, йокларга ятса да – кыз мәхәббәт утында янды. Сәете матур сүзләрен кызганмый, минут саен “җылы-җылы” смслары белән кызның күңелен тагын да алгысыта.


Бер көнне ул аны урамда йөреп керергә чакырды.Мәдинә тиз-тиз генә киенде дә ашкына-ашкына егет янына чыгып китте. Кыз кыяр-кыймас кына машинага менеп утырды. Машина кузгалып китте. Кыз, егеткә мөкиб­бән китеп, егетнең аны кая алып барганын төпченеп тә тормады. Бары тик ышыграк урынга барып туктагач кына аңына килде. Ә Сәет Мәдинәнең ай-ваена карамыйча: “Кил, үзеңне бер кочаклыйм әле”, – диде. Кыз, ике дә уйлап тормыйча, егетнең кочагына кереп чумды. Ә Сәеткә шул гына кирәк тә. Көчле егет кочып кына калмады, кызны үзенеке итте.


Дөньясын кара болыт каплаганны кыз “эш узгач” – икенче көнне егет аңа актан-карадан бер сүз дә эндәшми башлагач кына аңлады. Әйтерсең лә бернәрсә дә булмаган, ул кызны күрмәмешкә салышты! Мәдинә үз-үзенә йомылды, беркем белән дә аралашмас булды. Бу хәлне кызның әйләнә-тирәсендәгеләр дә сизде. Мәдинәнең бөтен кешегә дә Сәетнең нинди түбән кеше булуы хакында сөйлисе килә иде. Икенче яктан, үзенең түбәнлеккә төшүен дә фаш итәсе килмәде. Әле оныта алмыйча да тилмерде ул егетне.


Вакыт шулай үтә торды, Мәдинә белән Сәетнең юллары аерылышты. Кыз аны бөтенләй дә күрмәс булды. Тора-бара әйбәт кенә бер егет белән танышып, шуңа кияүгә чыкты. Матур гына яшәп киттеләр. Яшьлек юләрлеген оныта алмаса да, кыз инде тынычланган, кемнең кем икәнен аера белергә өйрәнгән иде.


Бервакыт, кызын ияреп кибеткә кереп барганда, каршысына Сәет очрады. Янында олырак кына бер хатын да бар иде. Әле җитмәсә, эт тә иярткәннәр. Сәет Мәдинәне таныды, ярымпышылдап булса да: “Кичерә алсаң, кичер син мине, рәнҗемә миңа”, – диде. Ул әйтеп тә бетерергә өлгермәде, хатыны: “Кызыбызның тамагы ачкан”,– дип чакырып алды. Эт баласына шулай эндәшүләре икән. Шулчак Мәдинә үз тормышына сөенеп тә куйды. Кызын җитәкләп, күпереп торган корсагын сыйпап куйды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев