Логотип Идель
Ялкын

«PRO/ДВИЖЕНИЕ» ЭКСПЕРИМЕНТЛАРГА УРЫН КАЛДЫРА"

- Юлия, «PRO/ДВИЖЕНИЕ» пьесалар бәйгесенең әһәмияте нәрсәдә?

Юлия Захарова: Әлеге проект Татарстан өчен яңа күренеш. Төп максаты - бүгенге көн татар һәм рус драматургиясен үстерү, актуаль пьесалар базасын булдыру. Монысы безнең өчен мөһим. Ләкин бездән бигрәк, әлеге бәйге драматургларга кирәк. Һәр драматург үз әсәренең укылуын, басылуын һәм сәхнәләштерелүен тели. Без аларга шундый мөмкинлек бирәбез. Шорт-листка кергән, икенче этапка узган пьесалар "читка"га эләгәчәкләр. "Читка" вакытында драматург үзенең әсәренә икенче күзлектән карый ала. Шул чакта пьеса уйлау өчен җайлымы, диалоглар ясалма түгелме-юкмы икәнлеге ачыклана. Драматург үзенең хаталарын, әсәренең уңай һәм кимчелекле якларын күрә. Бу - үзенә күрә зур тәҗрибә.

- Бәйгенең үзенчәлеге нәрсәдә?

Нияз Игъламов: Иҗади бәйгеләрнең күбесендә бер проблема, кимчелек бар. Алар ябык булалар, ягъни бер конкурсантның әсәрләре, язмалары икенче берәүгә күрсәтелми. «PRO/ДВИЖЕНИЕ» исә ачык бәйге. Монда һәр катнашучы үзенең чын исем-фамилиясе яки бөтен кешегә таныш булган әдәби тәхәллүсе белән яза, һәм бәйгегә җибәрелгән пьесаларны теләсә кем укый ала.

-«PRO/ДВИЖЕНИЕ»га  җибәрелгән эшләр нинди темаларга язылганнар? Якынча нәтиҗәләр ясап буламы инде?

Юлия Захарова: Нәтиҗәләр ясарга әлегә иртәрәк дип уйлыйм. Без авторларга дүрт юнәлеш тәкъдим иттек: "Милләтара контакт", "Татар милли фольклоры", "Әдәби әсәрләрдә Казан һәм Татарстан" һәм "Балалар драматургиясе". Аңлашылганча,  авторлар шушы кысалардан чыкмаска, югарыда аталган юнәлешләргә якын булган темаларга язарга тырышалар. Минемчә, иң үзенчәлекле юнәлеш ул - "Балалар драматургиясе". Чөнки "балалар" дигәндә, без төрле яшьтәге балаларны (сабыйларны да, башлангыч сыйныфлар укучысын да, яшүсмерләрне дә) күз алдына китерә алабыз. Димәк, без төрле яшь категориясе өчен кызыклы булган пьесалар күрә алачакбыз.

- Бәйгегә катнаша торган эшләр нинди критерийлар буенча бәяләнәчәк?

Юлия Захарова: Иҗади бәйгеләрдә "дөрес" яки "дөрес түгел" дип бәяләп булмый. Әлбәттә, драматургиянең классик формасы бар. Шуның нигезендә һәр пьесаның структура-төзелешен, конфликтын билгелибез. Бер яктан, бу - эшләрне бәяләүдә бик мөһим фактор. Ләкин, икенче яктан, бәйгегә җибәрелгән әсәрләр арасында абсурд драматургиясенә караган пьесалар да булырга мөмкин.  Монда һәр эшкә үзенчә якын килергә кирәк. «PRO/ДВИЖЕНИЕ» бәйгесе экспериментларга урын калдыра.

-«PRO/ДВИЖЕНИЕ» пьесалар бәйгесенең киләчәге нинди?

Юлия Захарова: Бәйгенең киләчәге хәзер катнашучылар кулында. Быел Татарстанда яшәп иҗат итә торган драматурглар базасын тупласак, категорияләрен билгеләсәк, киләсе елга аларга кызыклы юнәлештә эшләү мөмкин булачак. Ягъни  һәр язучы өчен файдалы булган остаханәләр, махсус лабораторияләр һ.б.

 

«Центр. Первый» Заманча драматургия һәм режиссура үзәге  атарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм Бүгенге көн сәнгатен үстерү фонды «Живой город» ярдәмендә, Татарстан Республикасы Театр хезмәткәрләре берлеге, Г.Камала исемендәге татар дәүләт академия театры, В.И.Качалов исемендәге Казан академия зур рус драма театры катнашында  «PRO/ДВИЖЕНИЕ» пьесалар бәйгесен башлап җибәрде. Әлеге бәйге һәм аның үзенчәлекләре турында «PRO/ДВИЖЕНИЕ» пьесалар бәйгесенең сәнгать җитәкчесе Юлия Захарова һәм  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Әдәби бүлек җитәкчесе, бәйге ридеры Нияз Игъламов белән сөйләштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев