Логотип Идель
Ялкын

«ПРЕМЬЕРА!»

24 һәм 31 май көннәрендә Тинчурин театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Беренче мәхәббәт» тылсымлы комедиясенең премьерасы була!


Беренче мәхәббәт- ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.


Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятлиләр. Шул уңайдан әти- әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса! Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат- мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.


Әлеге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар барлык тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңартыр.


Спектакльнең режиссеры- РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев