Логотип Идель
Ялкын

«ПИЖАМА ПАТИ»

Социаль челтәрләрнең берсендә оештырган сораштырудан соң мондыйрак нәтиҗәләр килеп чыкты: 10 кешенең 5есе – «Сәләт» яки башка оешма футболкасын, 3есе – пижама киеп, ә 1се бөтенләй анадан тума шәрә йоклый икән.


Пижаманың безнең тормыштагы роле турында бик күпләр уйланмыйдыр да. Ә бит кеше гомеренең өчтән берен йоклап үткәрә, ди табиблар. Әйбәт йокласаң, кәефең дә әйбәт һәм күтәренке була. Шуңа күрә йокы киеме сайлаганда бик игьтибарлы булырга кирәк. Шулай ите-е-еп, яшь җырчы Алинә Даутовага ияреп, киттек кибеткә пижама сайларга.
Пижама безгә Һиндстан якларыннан килгән, сүзгә-сүз «аяк өчен кием» дип тәрҗемә ителә. Пижама XVII гасырда чыга башласа да, аның иң популяр чоры XVIII-XIX гасырларга туры килә икән. Ирләр пижамасы XIX гасырда гына уйлап табыла. Җайсыз халатлар, уңайсыз костюмнарга яхшы гына алмаш була ул. Хәзер исә йокы киеменең ниндие генә юк: майка белән шортик, бриджи белән футболка дисеңме? Әбидән алып бәбигә чаклы нинди фасондагысы, төстәгесен телисең, барысын да табарга була.
Баксаң, кешедә ике төрле сезонлы пижама булырга тиеш икән. Берсе җылытылган – кыш, көз, ә икенчесе җиңелчә генә – җәй, яз айлары өчен. «О, модный! Шушысын алам!» – дип, пижаманы матурлыгына кызыгып кына алма. Караватың белән синнән башка аны барыбер беркем күрмәячәк. Пижаманы өйдә киеп йөрергә ярамый. Ул фәкатъ йокы киеме генә булырга тиеш. Аны кигәч, күзең үзеннән-үзе йомылып, син йоклап китергә тиеш.


Тукыма
Тән тулысынча ял итсен өчен, йокы киеменең тукымасы экологик чиста һәм табигый чималдан эшләнгән булырга тиеш: ефәк, атлас, мамык. Биркада хлопчатобумажный дигән язу күрсәгез, белегез, составында, кимендә, 20% мамык булырга тиеш. Ясалма тукымалардан эшләнгән йокы киеме җылы булса да, тәнгә тискәре йогынты ясый.


Сыланмасын
Пижама сыланып торырга тиеш түгел. «Сәләт» футболкасын да бит тәнгә сылашып тормаганлыктан кияләр. Пижаманы сайлаганда үзегездән бер-ике размерга зуррагын алырга тырышыгыз. Ун размерга олы булса да яхшы, иң мөһиме – кысып тормасын. «Төнге сәяхәт» вакытында үзегезгә уңайсыз булачак. Аннан соң төштә, җеннәрдән качкан вакытта, таудан сикергәндә, җөйләре китеп, ертылырга да мөмкин. Йоклаган вакытта ниләр кыланганызны үзегез дә белмисез, диюем.IMG_1912


Җөй урыны
Йокы киеменең җөйләре тәнгә тиеп, кырып тормаслык булырга тиеш. Аны сайлаганда эчен карарга кирәк. Ә менә җөй урыны тәнегезне кырып, нерв күзәнәкләрен кытыклап торса, рәхәт булмас. Төймәләр, чигелгән, челтәрле урыннар булмаса яхшы. Эчке яктан күп бәйләнгән, тегелгән җирләрдә җөй булачак.
Егетләр белән кызларның йокы киеме бер үк дисәң дә була. Егетләрнеке ыштан белән күлмәк булса, кызларныкы да шул ук, ләкин кызлар өчен шортик йә булмаса бриджи белән дә чыгарыла.
Йокың татлы булсын дисәң, пижаманың төсен дә сайлый белергә кирәк. Ул күзгә ташланмый торган, тыныч тоннарда булырга тиеш: ак, сыек ал, яшел. Аю, машина, курчак рәсемнәре төшерелгән йокы киеме балачак хатирәсе булып күңелгә рәхәтлек биреп торачак. Пижаманы сайлаганда моңа да игътибар итсәң хуп.


Пижама-пати
Америкада, бар стереотипларны җимереп, сәер бер кичә уйлап тапканнар – пижамалы кичә, ягъни пижама-пати дип атала. Балачакны искә төшерү, сабыйларча күңел ачу өчен үткәрәләр. Анда кызлар гына катнаша. Ләкин, кагыйдәләрне бозып, егетләрне дә чакырсагыз була, рөхсәт итәм. )


Киңәш «намбер ван»
Барлык бәйрәмнәрдәге кебек, бу кичәнең дә үз кагыйдәләре бар. Беренчесе – дресс-код. Барлык кунаклар да пижама киеп килергә тиеш. Шуңа күрә чәчне җыйганда бантиклар, каптыргычлар кулланырга кирәк. Сездән бакчага йөрүче кечкенә бала образы килеп чыгарга тиеш.


Киңәш «намбер ту»
Йокы кичәсе үткәрү өчен сиңа, дустым, менә ниләр кирәк булчак:
• Телевизор, DVD – кино карарга
• Магнитофон – аяклар алҗыганчы биергә
• Караоке – туйганчы җырларга
• ТЕЛЕФОННАРНЫ СҮНДЕРҮ. КОМПЬЮТЕРГА, СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРГӘ ЯКЫН ДА КИЛМӘСКӘ КИҢӘШ ИТӘМ – вакытыңны тулысынча дусларыңа багышлау өчен.


Киңәш «намбер фри»
Йорт-фатир бизәлеше. Бүлмәгә төсле шарлар, серпантин, төсле тасма элеп чыгарга кирәк. Бүлмә якты, бәйрәмчә булырга тиеш.


Киңәш «намбер фо»
Табын. Әлеге кичә өчен шеф-повар булуың таләп ителми. Пицца, кока-кола, чипсы, попкорн, татлы кәнфитләр, балачакта «ах!» иткән тәм-том гына җыярга кирәк. Ризыкны беркулланышлы савытларга салып барсаң әйбәт. Соңынан табак-савыт юасы булмас! Әгәр дә сине пижамалы кичәгә чакырганнар икән, күчтәнәч итеп туңдырма, татлы су, балачакта яраткан тәмлүшкәләреңне кыстыр, дустым.


Киңәш «намбер файв»
Килгән дусларың белән кәеф ачу өчен уеннар барлап куй. Мисал өчен, «Твистер», «Мафия», «Крокодил». Яки бер-берегезгә маникюр, педикюр, макияж ясап, соңынан, чытлыкланып, фотосессия оештырыгыз. Бер генә көнгә булса да балачакка кайтып, тилеләнергә курыкмагыз.


Киңәш «намбер сикс»
Гадәттә, йокы киеме кичәсендә төнге бердән дә иртәрәк ятарга рөхсәт ителми. Йокы урыны – идән. Куркыныч вакыйгалар сөйләп, бер-берегезне куркытырга кирәк. Тик, кисәтәм, бик нык куркытып, йокы урынын юешләтмәгез тагын. Юкса, үзеңә җыештырасы була!
Барлык кагыйдәләрне үтәсәң, пижамалы кичә барып чыгарга, йокы да тәмле булырга тиеш, дустым. Пижамалы уңышлар!


Тәмле йокы, тәмле төш!
Караватыңнан ике сикереп,
Бер мәтәлчек атып төш!
Тәмле йокы, дустым!


[gallery size="full" ids="7736,7737,7739"]

Эльвира ҺАДИЕВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев