Логотип Идель
Ялкын

"ПЕСИЕМ ЭТЛЕК ЭШЛИ!"

 Эт этлеген, песи песилеген итә. Монысы аңлашыла, әлбәттә. Ә киресенчә булса?! Менә сез җәйге ялларда рәхәтләнеп ял итеп яткан арада дөньяда сәер үзгәрешләр булып куйган бит әле. Ишетмәдегезме?! Танылган җырчы апаларыгызның өендә яшәүче песиләрдә этләргә хас сыйфатлар өстенлек ала башлаган. Ләкин куркуга төшәргә ашыкмыйк! Бәлки, бу эволюция баскычындагы яңа бер этап кынадыр? =)

КОНЦЕРТ КҮЛМӘКЛӘРЕМНЕ ЯРАТА

НУРЗАДӘ, җырчы: Песием Мәркәз исемле, зур малай инде, 7 яшь тула быел үзенә. Себер токымы. Бик акыллы песи, кеше кебек акыллы, тик сөйләшми генә.

Мин Мәркәзне әтисе белән әнисе яныннан алып кайттым, ягъни хуҗаларыннан барып сатып алдым була инде. Аңа ул чакта 2 генә ай иде әле. Кечкенә чагында бик шук иде Мәркәз, хәзер, үсә төшкәч, бераз сабырланды инде.

Минем гастрольгә җыенганымны әллә каян белә – сумкаларымны җыя, әзерләнә башласам, хәзер берәр этлек эшләп куя. Йә шул сумканың эченә кереп ята, чыгарам димә, йә берәр нәрсәне чәйнәп, өзгәләп ташлаган булып чыга. Концерт күлмәкләремне аеруча ярата – тарткаларга, эләктерергә генә тора.

Мин озаккарак китеп торсам, бик зарыга Мәркәз. Сагына мине. Кайтып керүемә, ишек төбендә ул каршы ала. Миңа калса, ул күп вакытын ишек төбендә үткәрә. Артист мәчесенең язмышы инде, нишлисең.

Килеп керәм, сумкаларымны куям да, беренче эш итеп, аны иркәлим. Колак артларын кашып: «Йөнтәс колагым, түгәрәк төймәм, яшел күзем, почык борыным, аклы-каралы озын мыегым, кара авызым, дәү тәпием, озын койрыгым, көдрә корсак, матурчигым...» ‒ дия-дия сөям мин аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев