Ялкын
"ПАРТАДАШ МАЛАЙ"
Рөстәм белән без 9 ел буе бер сыйныфта укыйбыз. Мәктәпкә дә бергә барабыз, бергә кайтабыз, ул миңа сумкаларымны күтәреп кайтырга булыша. 1 нче сыйныфтан алып бер партада утырабыз. Рөстәм мина иң якын дустым кебек иде инде, әле җитмәсә, без күршедә генә торабыз. Кечкенәдән бергә уйнап үстек, безнең урамда кызлар булмаганлыктан, миңа гел малайлар белән уйнарга туры килә иде.
Шулай беркөн сыйныфташ малайлар белән сүзгә килдек. Әллә нигә миннән көлә, үрти башладылар. Нигә икәнен үзем дә аңлап бетерә алмый интектем. Югыйсә, аларга бер начарлыгым да тигәне юк. Өй эшләремне дә кучерергә бирәм, ярдәм сорасалар, һәрвакыт булышырга тырышым. Ә алар миңа начарлык белән җавап кайтаралар булып чыга инде. Соңгы арада бигрәк тә каты үрти башладылар, әллә нинди ямьсез сүзләр ишетеп, тешемне кысып түзеп утырырга туры килә.
Рөстәмнең чынбарлыкта нинди кеше икәне шушы үртәүләр барышында күренде. Ә бит ул миңа һәрвакыт тыйнак, артык сүз дәшми торган, оялчан, сүзгә дә килергә яратмаучы малай буларак күренә иде. Ә ул исә нинди батыр булып чыкты.
Мәктәптән кайтып барыш иде. Ул көнне кәефем булмагангадырмы, Рөстәмнән алдарак кайтып киттем, үртәүләрдән тәмам арылган иде, ахрысы. Берзаман сыйныфташ малайларым арттан куып җиттеләр дә, мина тагын ямьсез сүзләр әйтә башладылар, берсе хәтта этеп үк җибәрде, икенчесе башлыгымны алды да, ераккарак кар өстенә ыргытты. Ә урамда бик салкын. Шул заман белмим каяндыр Рөстәм килеп чыкты, үземдә аңышмый калдым. Йөгереп килде дә, бу малайларга : “Нәрсә кызларга көчегез җитәме әтәчләр, әйдә бергә көч сынашып карыйк,” – диде. Сыйныфташ малайлар да, мин үзем дә аптырашта калдык. Берсе кычкырып көлә дә башлады. Икенчесе исә: “Рөстәм, син нәрсә дусларыңа каршы чыгып, шул кызны яклыйсыңмы?” - диде. Рөстәм артыгын сөйләшеп тормады: “Әйткәнне аңламасагыз, башкача аңлатырмын” дип, дустына "ташланды". Рөстәм бу биш малайны бер кизәнү дә үк егып салды, аннары минем башлыгымны алып килеп бирде. Малайлар тора алмыйча, карда аунап яттылар.
Рөстәмнең мине шулай яклавын күреп, бер сөендем, бер читенсенеп тә куйдым. Ул бит минем өчен сыйныфташ малайлар белән сүзгә килде булып чыга, әле сүзгә генә килеп тә калмады. Менә бу ичмасам чын егет икән дип уйлап куйдым мин. Ә безнең сыйныфтагы калган малайлар, бала-чага икән әле, бөтенләй акыллары юк. Рөстәмгә ничек итеп рәхмәтләр дә әйтсәм дә аз булыр иде. Менә нинди булып чыкты бит ул минем сыйныфташым. Аны шундый батыр егеттер дип һич тә уйламаган идем. Бүгенге көннән соң минем өчен ул чынлап та егет инде, малай түгел.
Шушы көннән башлап, сыйныфтагы калган малайларның да миңа мөнәсбәтләре үзгәрде. Хәтта килеп гафу да үтенделәр әле. Рөстәм белән дә янәдән дуслашып киттеләр, баштагы кебек үк аралашалар. Мин моңа бик шатланам. Рөстәм бик еш миңа карап елмая башлады, кайвакыт күз дә кысып җибәргән була. Мин дә аны күрүгә май кояшы кебек балкый башлыйм. Кызык килеп чыкты инде бу, әллә инде бер-беребезгә гашыйк булдыкмы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев