Логотип Идель
Ялкын

ОЯЛУ – МОДАДА ТҮГЕЛ!

Алар – дәртле! Күз карашында да, сөйләшүендә дә, фикер сөрешендә дә – аларның һәр ым-хәрәкәтенә дәрт «ягылган». Адриана исемле татар кызы да дәртле күзләрен мөлдерәтеп миңа сөйләп утыра. Нәрсә турындамы? Дөньядагы иң дәртле – латино биюләре турында!


Адриана, чынлыкта да, татар кызы. Дөрес, исемен күптән түгел генә үзгәрткән. Бию өлкәсендә кайнаучылар аның «шпионски» исемен генә белә. Ә мин – паспортындагысын да. Театр училищесының эстрада бүлегендә, 3 курста укый ул.



Латино биюләренә кайчан өйрәнергә?


Адриана татар кызы– Без латино биюләрен 3нче курста өйрәнә башладык. Башта спорт-бал биюләрен (танго, пасодобль, ча-ча-ча) бии башлаган идек. Аннары социаль биюләр белән (сальса, бачата) кызыксынып киттем. Безнең уку программасында юк алар. Шулай да, кызыксынып, Интернеттан караштыра башладым. Шулчак «челтәр»дә Казанда латино биюләрен танытучы Оскар Бачатов белән таныштым. Аннары үзем дә бии башладым, – дип дәртле кешегә әйләнү тарихын сөйләде әңгәмәдәшем.


Казанда дәртлеләнергә теләүчеләр шулкадәр күп икән, андыйлар өчен хәтта латино биюләренә өйрәтүче мәктәпләр ачып кына торалар. Адриана да шундый мәктәпләрнең берсендә эшли. Барысын да өйрәтә ул, яшь чагыннан чикләү юк.


– 20-25 яшьлекләрне өйрәтү җиңелрәк инде. Алар ачык. Дөрес, башкалары да ачык, ләкин тегеләренә тизрәк барып җитә. Еш кына ялгыз, ягъни парсыз кешеләр килә. Бездә танышып, гаилә корып җибәрүчеләр дә бар. Без бит әле латино-патилар да үткәрәбез. Бина эчендә генә түгел, әйтик, пляжларда, Бауман урамында, Мулланур Вахитов һәйкәле янында open air оештырып, рәхәтләнеп биибез, башкаларны да җәлеп итәбез, – ди.


Димәк, дуслар, Казанга якын киләчәктә иң дәртле шәһәр исеме тагылмагае. Латино бию өчен егет-кызларга майка белән шортик киеп килү дә җитә. Иң мөһиме – кием бер җирегезне дә кысып, уңайсызландырмасын.


Берәүләр ышанганча, җир шарын филләр, ә икенчеләр уйлаганча, китлар тотып тора. Ә менә латино биюләре кайнар хисләр өстендә тора. Адриана укучыларына биегәндә 10 минут саен партнёрларын алыштырырга куша. Бер генә кешегә, аның бию рәвешенә генә өйрәнеп китмичә, һәркем белән биер алу өчен эшләнә икән бу нәрсә. Баксаң, гаиләләп тә дәртләрен кузгатырга киләләр. Ләкин андыйларга искәрмә ясалмый, алар партнёрларын алыштыруга дучар ителә. Адриана кулын йөрәген куеп әйтүенчә, дәресләрдә көнчелекнең эзе дә юк. Һәрхәлдә, ул сизми.



Латино биюен егетләр дә бии!


Адриана эшли торган мәктәпкә башта кызлар күбрәк йөргән. Әмма көннәрдән бюер көнне шундагы гүзәл затлар бергәләп фотога төшеп, аны социаль челтәрләргә урнаштыргач... егетләр агыла башлаган!!!


ОЯЛУ – МОДАДА ТҮГЕЛ


– Латино биюләре психологик яктан ачылырга, киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Чөнки биегәндә ботларны хәрәкәтләндереп, нәзәкатьлелек тудырырга кирәк. Һәркем дә беренче тапкырдан гына моңа ирешә алмый, – ди Адриана.


Аңа «Вконтакте»да оялчан егетләр яза икән. «Биергә теләгем бик зур, ләкин мин – «агач», гәүдәм белән идарә итә белмим, өстәвенә, мин оялчан», – диләр. Егетләр, оялмагыз! Оялу модада түгел. Оялмау модада хәзер!


Фотолар LATINA бию мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев