Логотип Идель
Ялкын

ОЧРАШТЫРГАН ЯЗМЫШ: ХАНЫМ (АХЫРЫ)

Әсәрнең алдагы бүлегендә: Гөлсем, туганнарын һәм Ирекне югалтканнан соң, бик авыр хәлдә калды. Ә беркөнне кире шәһәргә китеп, яңа тормыш кормакчы булды. Ләкин авруы аны калдырырга уйламаган икән. Гөлсем урамда аңын җуйды. Уянганда ул хастаханәдә иде инде. Аны кабул иткән табиб ханым (ә бәлки, әфәндедер, анысы диалогтан аңлашылмый), Гөлсемдә көчле авыру табылуын һәм аны дәвалау өчен кемнеңдер инде акча да түләвен хәбәр итте.


Аны аякка бастырдылар. Ә бүген ул һава суларга урамга чыкты. Кояш нурларын беренче кат күргән кебек, битен каплады. Аңа таныш иде кояш. Ул үзе дә кояш кебек елмаеп яши иде ич, бүген дә елмаеп тора. Эскәмиягә барып утыру белән, янына ниндидер ханым килеп басканын сизмәде.


- Сезнең янга утырырга мөмкинме?


Матур костюм кигән чибәр генә, олы яшьтәге ханым иде бу.


- Әйе, әлбәттә, утырыгыз.


- Син мине танымыйсың икән инде...


- Ә без танышмы?


- Күптәнге танышлар… Бик күптәнге.


- Минем сезне беркайда да күргәнем юк.


- Әлбәттә, мин бит ул чагында рәвешен югалткан хәерче идем. Ә син миңа бик булыштың шул чагында...


ханым


- Бу сез? (сәерсенеп)


- Әйе, бу мин – Гөлнур апаң…


- Сез… Сез… Ничек монда?


- Мин үзгәрдем, балам. Яшәү тәмен таптым. Ул якында гына булган икән бит.


- Искитмәле хәл бит бу! Нинди очрашу! Бу бит сез!


- Син нигә болай бетерештең соң, Гөлсем?


- Сормагыз инде хәлемне.


- Үзем дә шул авырлыктан чыккан кеше мин. Хәлеңне аңлыйм. Элеккеге кызчык түгел инде син.


- Кеше үзгәрә икән ул. Кемдер яхшыга, ә кемдер …


- Синең өметең алда әле, Гөлсем.


Алар көне бүе эчләрен бушатып сөйләштеләр. Гөлсем үз күзләренә үзе дә ышана алмады. Икенче көнне аңа операция ясадылар. Ул янында елмаеп утырган Гөлнурга карады.


- Түли алганча түләдем, Гөлсем. Үз яхшылыгың үзеңә кайтсын.


- Мин сезгә бик рәхмәтле, Гөлнур апа!


Гөлнур инде элеккеге ханым түгел иде. Яңа эшкә урнашкан, улы инде күптән бакыйлыкта. Үзе генә гомер итеп ята. Үз янына Гөлсемне дә чакырды.







* * *


Алар бергә бик күп еллар яшәделәр. Әмма Гөлсемнең авыруы янә көчәя башлады. Берсендә өйдә үзе генә чакта хәле китеп караватына ауды. Шулчак козгыннар тавышын ишетеп алды. Тамакларын ярып кычкырган козгыннар аны алырга килгәннәр иделәр. Гөлсемне Гөлнур башка елмайган, исән килеш янында күрә алмады…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев