Логотип Идель
Ялкын

ОЧРАШТЫРГАН ЯЗМЫШ: Ирек (III БҮЛЕК)

Әсәрнең алдагы бүлегендә: Гөлсем шәһәргә килгәч, беренче танышкан кешесе Гөлнур апаның язмышы бик фаҗигале булып чыкты. Ул бай гаиләдә туып-үскән чибәр кыз була. Үзе сөйгән яры белән язмышларын бәйләр көн килеп җиткәндә, егет юлда һәлак була. Гөлнур улларын ялгыз гына тәрбияли, үсеп җиткәч улы аны өеннән куып чыгара. Әнә шулай урамда көн күреп йөргән вакытында очрата ул Гөлсемне. Ә Гөлсемнең әле бар да алда - авылга кайтканда Ирек исемле егет белән танышты ул...



III БҮЛЕК


- Кызым, ниләр булды соң синең белән, бик ябыккансың, бетерешкәнсең.


- Әни, барысы да әйбәт. Көне буе уку шушы хәлгә төшерә мине, борчылма юк бар өчен.


Гөлсем әнисен ничек кенә тынычландырырга теләсә дә, әнисе һәрчак аның сәламәтлеге өчен борчылды. Чыннан да, Гөлсем барып та күренмәде ич әле, һаман уенда гына барысы да яхшы булыр дип йөрде.


Шәһәргә килеп җитү белән, телефоны шалтырады. Аннан ниндидер таныш ягымлы тавыш дәште:


- Нихәл, Гөлсем. Бүген һава суларга чыгасыңмы?


- Ирек, синме әллә бу?


- Әйе, нәкъ үзе. Сине теге тукталышта көтәм…


Ирекнең матур тавышыннан соң, Гөлсем матур күлмәген киеп, урамга чыгып китте.


Ә анда бер бәйләм чәчәк тотып Ирек басып тора. Йөзен аска иеп, Гөлсем аның янына килеп туктады. Алар бар нәрсә турында да сөйләшеп, кичкә кадәр урамда йөрделәр. Рәхәт иде Гөлсемгә аның янында. Ул һәр көнен аның килүен көтте. Шулай матур гына очрашып та киттеләр. Әмма баш авыртуы Гөлсемгә тынычлык бирмәде. Кайчагында аңын ук югалтып егылды. Янында ярый әле яхшы дуслары булды.


Ирек 1



* * *


Гомер дигәнең үтә дә үтә инде ул. Гөлсем дә соңгы уку елын тәмамлауга таба бара. Уку бетүгә өйләнешергә уйладылар. Әти-әниләре белән дә күптән сөйләшенгән, дуслары да чакырылган. Бары тик уку азагын гына көтәсе калды.


Килде ул көн… Ап–ак күлмәк…Кулда чәчәк… Өй түрендә елмаеп Гөлсем утыра. Ул искиткеч чибәр! Менә тиздән аның сөйгәне килер дә, аны еракка-еракка алып китәр. Ә хәзергә ул әти-әнисе яныда. Әнисе күз яшьләрен сөртеп кенә кызына үзенең кияүгә чыуын сөйли. Ул да шундый чибәр булган, күрәсең. Әнә, Гөлсеме дә бик чибэр бит, күз явын алырлык чибәр.


Инде санаулы вакытлар калып бара. Гөлсем тәрәзәдән күзен алмый Ирекне көтә.


- Нигә килми соң инде. Күптән вакыт бит.


- Кызым, юлдадыр инде, хәзер килеп җитер.


Гөлсемнең түземлеге кимегәннән кимеп кенә барды. Инде төгәл ике сәгать үткәч телефон шалтырады:


- Ирек Галлямов КамАз астына керде. Кайгыгызны уртаклашабыз.


Шулчак Гөлсемнең кулыннан телефоны төшеп китте. Ул әйтелгән сүзәрне ишетмәде дә диярлек. Ишегалдында җыелган кунаклар өйгә тула башлагач, Гөлсем акырып ук елап, аларга кычкырды: "Бернинди дә туй булмаячак. Өегезгә кайтып китегез!"


Бу хәлне бөтен авыл халкы авырдан кичерде. Гөлсем көнгә бер өч тапкыр аңын югалтып егылды. Ул башка елый алмады. Кеше белән сөйләшмәс булып, бүлмәсендә бикләнеп ятты. Аңа, хәер, беркемнең дә киңәше кирәкми иде. Бетеренде, ябыкты, авызына ризык та капмыйча көн күрде. Ахырдан аны больницага салдылар. Әмма диагнозын таба алмыйча, врачлар ай буе тикшерделәр. Хәле яхшырган кебек чакларда Гөлсем өенә кайтып китте. Кайчан гына елмаеп йөргән Гөлсемне бөтенләй алыштырып куйдылар. Төннәрен тәрәзәгә карап «Нишләп килми соң инде!» дип Иреген көтте. Ашыккан шул Иреге.. Бик ашыккан…


Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев