Логотип Идель
Ялкын

ОЧРАШТЫРГАН ЯЗМЫШ: Гөлнур (II БҮЛЕК)

Әсәрнең алдагы өлешләрендә: Гөлсем шәһәргә укырга килде. Шәһәрдәге беренче көннәрендә үк урамда көн күрүче Гөлнур апа белән танышты. Хәзер Гөлсем авылга, әти-әнисе янына кайтып бара. Һәм яңа гына ул Ирек белән танышты.



II БҮЛЕК


Бер язган-язган, Гөлнурның да ачы язмышын сөйләп китим әле. Бай гаиләдә үсеп, югары уку йортларын тәмамлаган кыз иде ул. Чибәрлегенә күпләр ис китәрлек булып үсеп җитте. Үзенә ошаган егет белән бер ике ел йөргәч, кавышырга сүз куештылар. Әмма бәхетләренә киртә булыр дип башларына да китермәделәр. Туй буласы көнне егетен машина белән бәреп, Гөлнурны мәңге бәхетсез утка салдылар. Оныта алмыйча ничә ел тилмергәндер, җүләрләр йортында да ятып чыгу аңа файда бирмәде. Бөтенләй яшәү төсе качып, кеше белән сөйләшмәс булды.


Карынындагы нәни баланы ул беркемгә дә әйтмәгән иде әле. Инде аны табарга уйлап, үзен саклап яшәргә булды. Түзде Гөлнур, өч төрле эштә әшләде, дус-ишләре һәрчак янда булып, «булышып» тордылар. Байлыгына күмелеп яшәгән мәлдә үзенә иптәшкә бер нәни малай китерде. Көн-төн бала ашатыйм дип эшләгән Гөлнурны баласы бар дип тә белмәде. Әти-әнисе үз янына чакырып та карадылар, авылга кайтмады Гөлнур, яраткан егетенең туганнары Гөлнурдан күптән ваз чикәннәр иде шул. Шулай ике бүлмәле өйдә көн күрделәр.


Гөлнур 1


Малае үскән саен, яман гадәтләргә ияләнә барды. Көн саен төрле кыз белән әнисен танышытырып торды. Гөлнур ахыр чиктә, бу эшнең азагы яхшылык белән бетмәвен аңлап, улын урамга чыгармас булды. Тик малае алай гына бирешергә теләмичә, балконнан диярлек чыгып кача торган булды. Инде буй җиткән егеткә бер генә дә акыл кермәде. Мәктәптә ата-ана җыелышында аны гына сүктеләр. Оялды, кимсенде шул чагында Гөлнур. Улы Алмазга күпме генә аңлатырга тырышса да, бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга торган булды. Ә беркөнне аның наркотиклар кулланганы беленде. Кая гына илтергә, дәвалау чарасын эзләп көне буе тилмерде ул. Әмма малай инде күптән эштән узганнар исемлегендә. Өйдәге бөтен җиһаз диярлек югалып, наркотикка китеп беттеләр. Гөлнур бөтен эшен ташлап улы янында калды, шулай итеп аны өч эшеннән дә сызып аттылар.


Хәерчелеккә төшеп барганнарын сизеп, улын көн сүкте, төн сүкте. Ахырдан ашарларына да калмыйча ябыгып кечерәеп калды. Алмаз гел түбәнгә тәгәрәде, әнисен ул күрмәде дә. Берсендә дусларын җыеп алып кайтып әнисен өйдән үк куып чыгарды. Барыр җире калмагач, ул иң якын саналган дустына шалтыратты.


- Алло, Лилия, бу синме?


- Сез кем?


- Бу мин – Гөлнур, синең дустың.


- Минем Гөлнур исемле дустым юк, ул булмады да…


Шулай телефон трубкасын куюга Гөлнур таң калды. Ә бит кайчан гына һәр бәйрәмнәрне бергә уздырып, күңелле яшәгән иделәр. Андый дусты юк имеш… Дуслык авыр чакта беленә инде ул. Ашарына калмыйча, урамдагы кешеләрдән ризык сорады, ялварды, елады. Аны аңлаучы кеше, белмим, булды микән? Бәхетенә, шушы Гөлсемне очратып, үзенә хәл җыйды Гөлнур. Ахырдан аны кемдер хәлсез яткан килеш табып алды….

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев