ОЧРАШТЫРГАН ЯЗМЫШ: БӘХЕТЛЕ БУЛ (I бүлек)
Тамакларын ярып кошлар кычкырган тавышка сискәнеп уянып китте Гөлсем. Бераздан куркып кына «Козгыннар» дип әйтеп куйды. Әйе, аны алырга килгән козгыннар иде ул. Тыны кысылып, һава җитмичә, Гөлсем янә караватына ауды. Күзен йому белән яшьлеге исенә төшеп, йоклап китте. Бәхетле иде ул, әйтеп бетергесез бәхетле иде. Әмма аның йөзендәге тулы шатлыгын беркем дә аңлап укый алмады. Урта мәктәпне тәмамлагач, күңеле шәһәргә ашкынды. Тизрәк яңа иптәшләр табасы, мәхәббәтен очратасы, укуын әйбәт кенә тәмамлыйсы килде. Әти-әнисе бердәнбер яраткан кызларын яхшы уку йортына урнаштырып, авылга кайтып киттеләр. Гөлсемгә шәһәр урамы томанлы булып күренде. Русча сөйләшкән яшьләргә ул сәерсенеп карады. Үз телен бар телдән дә мөһим күреп, саф татарча сөйләште.
Шулай кирәк – ярак артыннан, кибеткә барганда, эскәмиядә утырган сәләмә генә киемле бер ханымны күреп алды. Башта сүз әйтергә кыймыйча басып аңа карап торды. Теге ханым көч-хәл белән генә Гөлсемгә күз ташлап, "балам…ашыйсым килә" дип ыңгырашты. Гөлсем аны бик жәлләп, янына барып утырды. "Сезнең ашарыгызга юкмы? Нәрсә ашыйсыгыз килә?"
- Бер телем ипи белән су, – дип җавап кайтарды тегесе. Гөлсем тиз генә торып, якындагы кибеткә йөгерде. Аннан ике ипи, сөт һәм башка тәм – томнар җыйды. Әти-әнисенең соңгы тиеннәрен җәлләмәде. Кулына пакетны алу белән теге ханымнан да бәхетле кеше булмады. Гөлсемне кочаклап ук алып, елап җибәрде. Аннан беренче тапкыр ипи күргән кеше шикелле ашарга кереште. Бераз вакыт хәл алгач, Гөлсемнең сораулы карашын күреп, сөйли башлады:
- Улым өемнән куып чыгарды, газиз йортымнан. Бернәрсәсез калдым, кунар җирем, дусларым да калмады. Дуслар алар син бай чакта гына янда, ә авыр чакта алар берсе дә юк. Ашарга да кешеләрнең кошларга аткан ипиләрен чүпләп җыям. Ә бит элек бай кеше идем мин. Бер мизгел эчендә, күз ачып йомганчы, шушы хәлгә төштем. Барлык байлыгымны да, яшәвемнең мәгънәсен дә диярлек югалттым.
- Хәлегезне аңлыйм, апа, – дип авыр сулады Гөлсем. – Теләсәгез, мин акча табу белән сезгә ашарга китерермен. Үзебездә яшәтер идем, тик тулай торакка кешеләр кертергә ярамый диделәр.
- Рәхмәт, балам. Мин Гөлнур апаң булам. Син миңа болай да булыштың. Мин сине шушы урында көтәрмен. Бәхетле бул, балам.
Әлеге ханымның яшьле күзләренә карау белән Гөлсем аерылырга теләмичә озак тилмерде. Көн инде кичкә авышкан мәлдә нәрсәгә урамга чыкканын да онытып, кайтып китте.
* * *
Икенче көнне укудан тыш, якындагы ресторанга эшкә урнашты. Әти – әнисенә бу турыда бер ни әйтмәде. Шулай акча эшләп, «күрше» Гөлнурны ашатты. Бер атнадан соң Гөлнур күздән югалып юк булды. Эскәмиядә кичкә кадәр аны көтүләре ешайды. "Бәлки улы белән килешкәндер" дигән өметле уй белән үзен тынычландырып яшәде. Ахырдан аны бөтенләй диярлек уйламады.
Көне буе уку башына ярамыйча, Гөлсем авырый башлады. Кичекмәстән больницага барырга кирәк дия-дия, анысын да онытып, тәмам укуга чумды. Атна ахырында авылына кайтырга юлга чыгып баскан җиренә бер кыйммәтле генә машина килеп туктады. Тәрәзәсен төшергәч, машинаның хуҗасы бер яшь кенә егет икәне ачыкланды. Күзләрен Гөлсемнән алмыйча, утырырга кушты. Гөлсем каршы булмыйча, җәһәт кенә машинага кереп утырды.
- Исемем Ирек, Казанның үзеннән булам. Сине күрү белән алып кайтып куыйм әле дип ашкындым. Һәр көн күзәтәм үзеңне. Кем буласың?
- Гөлсем.
Юл буе көлешеп кайтып, авылга килеп җиткәннәрен сизмәделәр дә . Егет кабат күрешергә сүз биреп, юлга кузгалды. Чибәр иде шул. Гөлсем берара аны күз алдыннан җибәрә алмый җәфаланды. Өенә узгач кына, әти-әнисенең җылы каршылавын күреп рәхәт сулап куйды. Сагынышканнар….
дәвамы бар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев