Логотип Идель
Ялкын

ОЧА ТОРГАН УЕНЧЫК

Cекундына 3 метр оча торган уенчык ясыйбызмы?! Мин үзем карт ярарам. Безнең мәктәптә карт түгәрге дә бар. Ләкин ул атнага бер тапкыр гына уза, калган вакыт тизрәк үтсен өчен, беркөнне тырыш куллар түгәрәгенә дә язылып кайттым, юкка булмаган икән. чөнки без анда самолет ясарга өйрәндек...

Дөрес, моторы булмаганга, сез аңа: «Нинди самолет булсын ди, планер гына бит бу!» - диярсез. Шуңа да карамастан, ул рәхәтләндереп 50 метр оча ала. Үпкәләтмәсәгез, үзенә планер дип түгел, самолет дип дәшсәгез, тагы да ераккарак китәргә мөмкин ул. Техниканың бит үз җеннәре бар. Менә үзегез ясап карагыз!

ЯСЫЙБЫЗ:18



  1. Безгә кирәк булачак. Озын җиңел агач тасмалар. Озынлыклары: 1 – 6 см., 2 – 18 см., 3 – 46 см. Махсус түшәмгә ябыштырыла торган пенопласт шакмак. Пычак. Тимер линейка. Махсус төзелеш өчен клей. Шәм. Ручка яки маркер. Шкурка. Пластилин.

  2. Озын таякның ике ягын бераз шкурка белән эшкәртеп, иң очына туры китереп, теге урта буй һәм кечкенә таякчыкларны ябыштырып куябыз. Кибә торсын.

  3. Пенопласт шакмакның олынлыгы да, киңлеге дә – 50 см., гадәттә. Шуннан 10смх50 см итеп тасма кисеп алабыз, баш башларын самолет канатына охшаган трафарет буенча формалаштырабыз. Андый трафаретны үзегез дә сыза аласыз, Интернет четәрендә дә күп алар.

  4. Пенопласттан бишпочмак һм бер туры почмаклы трапеция кисергә кирәк. Трапеция размерлары:5х4.2х4.2х5 см, бишпочмак размерлары:5х5х2.5х10х2.5см. Аларны түбәндәгечә ябыштырабыз.18 (1)

  5. Шәмдә, сак кына итеп, канатның кырыйларын җылытабыз, өскә таба бөгәбез.

  6. Канатны таякларга куеп карыйбыз: канатлар 16 см. Таякка беркетеләчәк. Бер очы теге 6 см.таякчык беткән урыннан башланса, 16 см.таякчыкның ахырына кадәр дәвам итәргә тиеш. Башта куеп карыйбыз. Баланс эзлибез. Канатлар ябыштырмыйча да торырга тиеш. Шул чакта гына алар тигез була. ОНЫТМАГЫЗ!!! Баланс сызыгы һәрвакытта да уртадан узмый: кайчак вак-төяк деталҗләр аркасында баланс сызыгы бераз кыйгаеп китә. Тигезлекне табыгыз. Билгеләгез.

  7. Хәзер исә ябыштырырга да ярый.

  8. Канатларны ябыштыргач, самолетның балансын тикшетәбез. Очкычыбызның (татарча самолетны очкыч диләр бит!) уртасы канатларның уртасыннан узарга тиеш. Канат башланган урыннан 5 см. койрыкка таба чигенәбез һәм бармакка куеп карыйбыз. Самолет аз гына борын ягына таба авыррак булырга тиеш. Әгәр анын койрык ягы авыррак яки тигез икән, борынга пластилин баласт ясыйбыз. Тигез булса, очмый, койрык авыррак булса – зиг-заглар ясап, аска төшәчәк. Менә шулай. Никадәр сыйфатлырак ясасагыз, шул кадәр яхшырак очачак. Тырышыгыз!18 (2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев