Логотип Идель
Ялкын

"НУР" КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТӘ"

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы “Нур” балалар татар театр студиясе яңа проектта катшашу өчен кастинг игълан итә.

Кастинг 14 сентябрьдә 18 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов урамы, 37 йорт) үтә.

Кастингта катнашу шартлары:

* 6 яшьтән 12 яшькә кадәр булу

* Татар телен камил белү

* Пластика

Белешмә:

“Нур” студиясе 2012 елның гыйнварында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге инициативасы белән оештырылды. Өч ел дәвамында балалар студиясенә йөрүче нәни артистлар Г.Камал театры сәхнәсендә куелган “Мулла”, “Хан кызы Турандык” спектакльләрендә, Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсында, танылган татар эстрада җырчылары (Гөлназ Сираева, Артур Салихов һ.б.) клипларында һәм Казан шәһәрендә узган төрле бәйрәм чараларында катнашып үзләрен танытырга өлгерделәр һәм уңышларга ирештеләр.

2015 елның март аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә “Нур” татар балалар студиясенең “Сер тотмас үрдәк” (Абдулла Алиш) музыкаль спектакленең премьерасы булды. Әлеге тамаша – студиянең өчьеллык хезмәте нәтиҗәсе.

Студиянең сәнгать җитәкчесе — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Наилә Гәрәева.

КАСТИНГКА АЛДАН ЯЗЫЛУ ӨЧЕН ТЕЛЕФОННАР: 236-77-31, 8-9033-13-10-43

Ихтирам белән,

Эльмира Фәтхуллина

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте җитәкчесе

т. һәм ф.: (843) 236 77 31

моб.: 8 9033 42 73 59

e-mail: std.tatar@yandex.ru www.stdtatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев