Логотип Идель
Ялкын

ЙОКЫ ТУЙСЫН ӨЧЕН НИЧЕК ҺӘМ КҮПМЕ ЙОКЛАРГА?

Бөекләр һәм сәләтлеләр күп йокларга яратмаган, дигән фикер яши. Имеш, кайберәүләргә 2-3 сәгать йокы да бик җиткән! Алар артыннан куарга ашыкма! Бу әле алар чынлап та көнгә 2-3 сәгатен генә йоклап уздыра, дигән сүз түгел!

Күбесе өйлә вакыты арасында 1,5-2 сәгать черем итеп алырга яраткан. Үзләренә күрә бер система, режим булдырганнар, димәк. Ә йокы эшендә иң мөһиме – режим! Дусларыгыз дәресләрдә йокларга яратса, бәлки, арагызда яңа гений үсеп киләдер. Анысы да бик мөмкин. Тик үсеп килүче организм өчен йокының булуы һәм бигрәк тә тиешле күләмдә булуы бик зарур.

ЙОКЛАРГА 1Димәк, әйдә, без дә режим булдырабыз:



  1. Әни-әтиләр күп йоклаган кешене ялкау дип үртәргә ярата. Бик беләсегез килсә, ул кешенең тырышлыгы белән түгел, ә физиологиясе, генетик үзенчәлекләре белән бәйле. Ләкин аю булып тумаган булсагыз, 6-9 сәгатьлек йокы җитәрлек. Үзеңнең аюмы, юкмы икәнлегеңне сынап карарга мөмкин: 4 көн дәвамында 6-7-8-9 сәгать йоклап кара. Кайсы сиңа туры килсә, шунысын сайла. Дөрес, башта ияләшергә авыррак булачак, ләкин соңыннан үзеңә үк рәхмәт әйтерсең!

  2. Йокыга ятар алдыннан бүлмәнең һавасын алыштырып ал. 10-15 минутка форточканы ачып куй. Әгәр саф һавага чыгып, 10-15 минут йөреп керү мөмкинчелегең булса, үзең дә чыгып кер.

  3. Дәресләрдән соң туры өйгә кайтсаң, дәрес әзерләргә утырганчы, йә булмаса урамга чыгып тайганчы, ятып ял итеп ал. Наполеон белми генә 1-2 сәгатьлек өйлә йокысын үз режимына кертмәгәндер!

  4. Эйнштейн 12-14 сәгать йоклаган. Гёте исә вакыт-вакыт 24 сәгатен үк йокыга багышлый алган. Ләкин алар гомере буе ятакта яшәгән икән, дип уйласаң, кабат ялгышасың. Алар шул йокы хисабына калган тәүлекләрне йокламыйча эшләп уздыра торган булганнар. Димәк, аларның режимы шулай көйләнгән.


ЙОКЛАРГА 2ИГЪТИБАР: шулай да, организм үскән вакытта атналар буе йокламый торган режимга күчеп, экспериментлар ясамаска киңәш итәр идек.


Ә инде син бөтенләе белән йокы чүлмәге икәнсең, табибка күренеп карарга кирәк. Кайчак йокы килеп йөрүнең сәбәпләре авырулар белән дәй бәйле булырга мөмкин. Яисә организмның хәлсезләнүе, гемоглобин, ниндидер витаминнар җитмәве белән. Язгы, кышкы хәлсезлекне инде әйтеп тә торасы юк! Ашау рационын үзгәртергә кирәклеккә сигнал булырга да мөмкин – йокы килеп йөрү. Компьютерлар, һәртөрле техниканың никадәр энергияне, сәламәтлекне суыруын да исәпкә алсак...

«Ялкаулык галәмәте» генә дияргә ашыкма, кыскасы! Һәм шуны да онытма: ялкау кешеләр булмый, мотивацияләре булмаган кешеләр була. Кайчак йокы – тормыштагы проблемалардан, чишелеше булмаган мәсьәләләрдән качарга омтылу да ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев