Ялкын
"НАИЛӘ ШӘРИФУЛЛИНА ТӘКЪДИМ ИТӘ"
КИТАП
Валентина Осеева – «Динка», 3+
Мин балачакта бу китапка гашыйк идем. Гасыр башы, революция, романтика. Ленька, минем кебек үк яшүсмер, Идел буйлап йөргән
баржадан, баржадагы байлар золымыннан кача. Ул Дина исемле кыз һәм аның гаиләсе белән таныша... Аннары нәрсә булганын сөйләп
тормыйм, тик бел: бу танышу Леньканың да, Динәнең дә тормышын үзгәртәчәк.
МУЗЫКА
Алмаз Монасыйпов ‒ «Хыяллар»
0+
Татар радиосын балачактан ук хәтерлим. Элек анда гармунга кушылып, «Әллүки» тибындагы татар халык җырларын гына җырлый
иделәр. Миңа, 4 яшьлек балага, ул җырлар никтер ошап бетми иде. Шунда берзаман гармунсыз бер музыка яңгырагач, шул музыкага
игътибар иттем. Шулхәтле ошады миңа ул гармунсыз көй! Ул көй авторының исемен шул яшемнән үк аңыма сеңдердем: Алмаз
Монасыйпов, симфоник эстрада-фантазия. Олег Лундстрем оркестры башкаруында.
КИНО
А.Тарковский – «Солярис», 1972 ел.
12+
Бу киноны һичшиксез карарга кирәк. Дөньяңны үзгәртәчәк, ышан. Тирән һәм шул ук вакытта позитив,
күтәрелеп, үзең дә дөньяны үзгәртердәй эшләр эшләргә этәрә торган фильм. Канны кинофестиваленең
Гран-при иясе булуы да ихтирам һәм ышаныч уятырга тиеш, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев