Ялкын
"НАИЛӘ ГӘРӘЕВАНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ"
18 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстынның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була. Кичәдә 20 декабрьдә булачак "Исәнме, улым!" премьерасыннан өзек тә күрсәтеләчәк.
Актрисаны юбилее белән татар, башкорт, рус театр коллективлары һәм шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге котлаячак. Наилә Гәрәева инде 25 ел яшь артистларга белем бирә. Юбилей кичәсендә аны Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать институтында үзе укыткан укучылары да котлаячак.
Юбилей кичәсе кысаларында 20 декабрьдә "Исәнме, улым!" премьерасы булачак. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Рольләрдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, шулай ук Ләйсән Фәйзуллина һәм Алинә Мөдәрисова. Спектакльнең эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүенә нигезләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев