Логотип Идель
Ялкын

"НАИЛӘ ГӘРӘЕВА БЕЛӘН ИҖАДИ ОЧРАШУ"

24 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева белән иҗади очрашу һәм аның “Язмышыма рәхмәт” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе була.


Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева иҗатына багышланган “Язмышыма рәхмәт” дип аталган китап 2015 елда нәшер ителде.  Проекның җитәкчеләре – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театр директоры Илфир Якупов, китапны төзүче – Люция Хабибуллина. Китапта Наилә Гәрәеваның гаиләсе, иҗат башлангычы, бергә эшләгән данлыклы артистлар хакындагы истәлекләре тупланган. Шулай ук китапка актриса белән төрле басма матбугатларда дөнья күргән кызыклы интервьюлар да кертелгән.

Актриса хакында:

Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Актрисаның 60 еллар ахырында иң игътибарга лаек рольләренең берсе – үзбәк режиссеры Т.Ходжаев сәхнәләштергән кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Әсәл роле. Әлеге роль актрисага зур танылу китерә. Гәрәевага Әсәл роле өчен Татарстан Республикасыныңд Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла. (1967 ел.)

Наилә Гәрәева - лирик пландагы танылган артистка. Беренче чорда яшь кызлар, соңыннан төрле характердагы драматик һәм комик образлар иҗат итә. Аның талантына трагизм белән сугарылган тирән, тынгысыз тойгылар, драматик кичерешләр хас. Геройлары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит тудыралар..

Наилә Гәрәева хәзер дә театрның иҗат тормышында кайнап яши. Бүгенге көндә ул танылган таджик язучысы Б.Абдураззоков пьесасы буенча “Исәнме, улым” спектаклендә Әни роле өстендә эшли.     

Н.Гәрәева театрның иҗтимагый тормышында да актив катнаша, Россия театр эшлеклеләре берлеге вәкиле булып тора, иҗат тормышы белән педагогика эшчәнлеген бергә алып бара – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында яшь артистларга белем бирә.

1976 елда Наилә Гәрәева Татарстанның халык артисты, 2010 елда – Россиянең атказанган артисты дигән исемгә лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев