Логотип Идель
Ялкын

НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА: ЯҢА ӘСӘРГӘ ТОТЫНГАНЧЫ

Яңа әсәргә тотынганчы, мин аны озак кына уйлап йөрим. «Язучы айда йөри» дигән гыйбарә бар бит, менә мин дә «айга менеп китеп», геройларымны барлыйм, аларның исемнәрен уйлыйм, язмышларын күздән кичерәм.

яңә әсәргәАлар хәтта кайдадыр яшидер кебек тоела. Бу аңлашыла да, аларның бит берсе дә мин хыялымда гына тудырган уйдырма геройлар түгел. Алар бу чынбарлыкта бар, яшиләр, күбесе минем дусларым да.


Шуңа да, яңа әсәр яза башлаганчы, мин ул кешеләр (булачак геройларым) белән сөйләшә, аралаша башлыйм, аларны үзем өчен өр-яңадан ачам, эчке диалоглар алып барам. Шуннан соң гына язарга утырам.


Язарга утырганда, мин инде әсәрнең ничек башланачагын гына түгел, ә ничек тәмамланачагын да беләм, хәтта җөмләләренә кадәр билгеле була.


«Стенадагы мылтык атарга тиеш» дигән атаклы гыйбарә бар бит. Бик хаклы гыйбарә, язучы укучысына баштан ук, беренче җөмләдән үк «атарга» тиеш. Беренче һәм ахыргы җөмләләр бик мөһим. Ә урта өлеше... утыргач языла аның. Кайвакытта гел минемчә генә булып чыкмый, башка кинәт кенә әллә нинди уйлар, фикерләр килеп керә, кемдер югарыдан юнәлеш биреп, үзеннән-үзе каләмне «йөртә» башлый, диимме соң. Һич уйламаган детальләр килеп керә текстка. Яңа әсәр менә шулай туа...

 

«Сихерче» сихерләми!


Балачакта әкият укыйсың да һәрнәрсәгә ышанасың. Анда сурәтләнгән дөнья гел чынбарлык кебек. Җен-пәриләр дә бар бит, моны динебез дә инкарь итми. Мин беренче чорларда язылган «Болан», «Күке төкереге», «Каракош» кебек әсәрләремдә кеше һәм табигать арасындагы гармониянең югалуын магик чаралар ярдәмендә ачарга тырыштым. Гомумән, мин һәр әсәремне Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып язам. «Сихерче»не генә алыйк, исемен күрәләр дә, сихер турында диләр, ләкин укыган кеше белә: анда бернинди дә сихер юк. Андагы карчык та, яшүсмер Сәвилә дә кешеләрне төрле үләннәр, догалар белән дәвалый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев