Логотип Идель
Ялкын

«НӘРСӘ СОҢ УЛ -МӘХӘББӘТ?»

Мәхәббәт нәкъ яңгыр кебек! Саф, чиста, көтелмәгән... Тик, үзең беләсең, яңгырның да бит төрлесе була. Көне буе салмак кына сибәләп торганы. Аяз көндә кинәт “кисеп”, “ишеп” киткәне. Язгы җылы Ләйсәне. Үзәкләргә үтә торган көзге елагы. Куркыныч яшенлесе. Ә кайчак ул бер күпернең яртысына гына да явып китә. Нәкъ мәхәббәт кебек!

Нәрсә соң ул -МӘХӘББӘТ?

Булат: “Юк ул бернинди мәхәббәт. Бары тик симпатияны шулай арттырып курсәтәләр. Мәсәлән җитмеш яшьлек әби белән бабайны алыйк, алар арасында егерме яшендәге мөнәсәбәтләр инде юк, бары тик бер-береңә ияләшү генә аларны бергә яшәтә, романтикаларын да тормыш проблемалары каплап китә. Кемнең бабасы хәләл жефетенэ "Матурым, жимешем", - дигәне бар? Ишеткәнегез бармы? Минем юк.”

Гүзәл: “Мәхәббәт – ул күңелдәге ниндидер шатлык, бәхет! Иңнәрдә канат үскән кебек... Мин,мәсәлән, Булат белән килешмим. Бар ул мәхәббәт! Ниндидер тартылу, симпатия генә булса,үзең әйткәнчә, шулкадәр бергә яшәмәсләр иде әле(әби б/н бабайны әйтүем). Мәхәббәттән хөрмәт туа да инде. Мәхәббәт сүзләрдә генә чагылырга тиешмени,синеңчә?”

Раилә: “Мәхәббәт бар ул, ләкин аны бары тик кичергән кеше генә аңларга мөмкин, башкача ул "иллюзия" гына булып калачак. Ышанырга кирэк, үз башына тошкәч кенэ аңлыйсың инде ул.”

Диана: “Аңлатуы авыр. Аны сизәргә кирәк!”

Булат: “Юк нәрсәне берничек тә сизеп булмый бит. Мәсәлән, салкынны, кайнарны, катылыкны сизеп була. Ә мәхәббәтне бернинди органнар белән дә сизеп булмый. Биш сиземләу органы бар: куз(курә), колак(ишетә), тел (тәмне белә), борын (исне сизә), тән. Биология, 5нче класс материалы.”

Айгөл: “Юк, юк һәм юк! Димәк күз (аны курдең, тагын курәсең килә, тагын,тагын), борын (аның хушбуй исен һәр кешедә сизгәндәй буласынң), колак (аның тавышын ишетү өчен телефондагы соңгы ике сумың да кызганыч тугел), тел (үбешү генә дип куямJ), тән (no comments...) - болар барысы да мәхәббәт булмый нәрсә булсын соң?!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев