Логотип Идель
Ялкын

"ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕНДӘ PRO/ХӘРӘКӘТ КОНКУРСЫННАН СПЕКТАКЛЬ ЭСКИЗЛАРЫ КҮРСӘТЕЛӘ"

7-13 декабрьдә Казанда үтүче "Һөнәр" VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале кысаларында PRO/ХӘРӘКӘТ 2015 конкурсыннан эскиз эшләр тәкъдим ителә. Эскизлар 9-13 декабрьдә "Угол" иҗат лабораториясендә күрсәтелә. Керү ирекле.  


"Беренче" ("Первый") заман драматургиясе һәм режиссурасы үзәге тарафыннан оештырылган PRO/ХӘРӘКӘТ 2015 конкурсына "Һөнәр" фестивалендә күрсәтеләчәк өч эскиз эше белән йомгак ясала. Исегезгә төшерәбез, конкурсның беренче этабында пьесалар кабул ителде һәм жюри тарафыннан бәяләнде, 10 пьесадан торган лонг-бит,  8 пьесадан торган шорт-бит төзелде һәм иң әйбәт өч пьеса сайлап алынды. Икенче этапта – 10-20 ноябрьдә – конкурсның пьесалары тамашачыларга укылды. 9 һәм 13 декабрьдә "Угол" иҗат лабораториясендә әлеге пьесалардан 3 спектакль эскизы тәкъдим ителә:

9 декабрь, 14:30 «Зәңгәрсу ярда». Авторлары – Сөмбел Гаффарова һәм Йолдыз Миңнуллина, режиссеры – Регина Саттарова.

9 декабрь, 21:00. «Алеша Патша һәм урман Бүребикәсе хакында әкият" ("Сказка про Алешу Царевича и Волчиху лесную»). Авторы – Алексей Егоров, режиссеры - Елена Калаганова.

13 декабрь, 14:30. «Антигона һәм аның абыйлары». Авторы – Рөстәм Сабиров, режиссеры – Юлия Захарова.

PRO/ХӘРӘКӘТ 2015 конкурсы эскизларының "Һөнәр" фестивалендә күрсәтелүе очраклы түгел. Әлеге проектларның максатлары охшаш – театр дөньясында яңа талантларны ачу һәм үстерү.

Исегезгә төшерәбез, "Һөнәр" VII Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале 2015 елның 7-13 декабрендә Казанда үтә. Фестивальдә Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән режиссерлар катнаша.

«Һөнәр» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтелә: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, "Әкият" курчак театрының Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин һәм Яшь тамашачылар театрында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, “Угол” иҗат лабораториясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев