Логотип Идель
Ялкын

МОНОПОЛИЯ УЕНЫ БАРЛЫККА КИЛГӘН КӨН

Монополия уенын бөтен дөньяда беләләр, уйныйлар, төрлеләндерәләр. Бездә генә дә аның әллә ничә төре барлыкка килә.

монополия 1Беренче экономик өстәл уены буларак танылган бу уенны Чарльз Дэрроу дигән кеше уйлап чыгара. Америкадан була ул, Пенсильвания штатыннан. Уйлап чыгара да Паркер Бразерс компаниясенә алып барып күрсәтә. Тик компания уенны чыгарудан баш тарта. Шуннан соң Чарльз Монополия уенын танытуның башка юлларын эзли башлый.
1935 елда дусты ярдәме белән ул уенның 5000 копиясен ясый. Феладельфия универмагына сатуга куюга таралып бетә бу уен. Кешеләр тагын-тангын сорыйлар, Чарльз андый күләмдә копияләр ясарга өлгерми башлый. Шуннан соң ул янә Паркер Бразерска бара. Һәм 1936 елда Монополия зур тираж белән сатуга чыга. Бу елны иң күп сатылган уен була ул.


80нче елларда безнең илгә дә үтеп керә бу уен. Һәм бүгенгә кадәр иң еш уйнала торган өстәл уены булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев