Логотип Идель
Ялкын

"МОГҖИЗАЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕ"

 

Нәрсә көтәсез соң сез ул Яңа елдан? Нинди могҗиза булырга тиеш инде сезнеңчә?  Ә!.. Сез «Кибет» магазиныннан мандариннар күтәреп кайтканда, кинәт пакетыгыз ертылып китә, һәм, төрле якка тәгәрәшкән «табын күрке» артыннан йөгергәндә, сез берәүгә барып бәреләсез. Күтәрелеп карасагыз – Ул! («Ул» алмашлыгы урынына хыялыгыздагы егетне дә, Кыш бабайны да куярга мөмкин.)

Булган инде андый бер кыз. Ассоль исемле булган, диләр. Бу Ассоль дә шулай могҗиза көткән, ди. Диңгез ярына чыга икән дә, тик хыялланып йөри икән. Менә, офыкта ал җилкәнле кораб күренер дә аны ерак илләргә алып китәр. Шулай көтә-көтә көтек булган бу, картаеп бетә язган. Ярый әле кешеләрнең кешедә эше бар: гайбәтен таратмаган булсалар, корабына ал җилкәннәр кую берәүнең дә башына килмәс иде.

Ә мораль кайда?

Беренчедән, «Могҗизалар була ул, балам, ышанырга гына кирәк!» өндәмәләре белән эш чыкмый. Андый могҗиза гомергә бер булырга мөмкин, анысы да очраклылык нәтиҗәсендә һәм инде кирәге калмагач.

Икенчедән, могҗиза булсын өчен, кем дә булса кыймылдарга, нәрсәдер эшләргә тиеш. Ә моның өчен кешеләргә шатлык бүләк итү теләген уятырга кирәк. Һәм нәкъ менә шул шарт безне өченче пунктка юнәлтә дә инде.

Игътибар! Өченче һәм сер итеп саклана торган бердәнбер пункт: могҗиза көтүне бөтен кеше дә булдыра. Ләкин көчлеләр генә ул могҗизаларны булдырырга сәләтле!

Һәм без тылсымчылар мәктәбен ачык дип игълан итәбез!

Беренче дәрес: могҗизаи мохит булдыру

(Тылсым фәннәре магистры Тимур Фәткулов алып бара):

Беренче тапкыр могҗиза ясавыма дус кызым сәбәпче булган иде. Аның йөргән егете бу эштә ярдәм итүемне сорады. Көз белән кыш алышынган вакыт. Инде бераз кар да яткан. Дус кызымның тәрәзәләре ишегалдындагы гаражларга карый. Без бер гаражның түбәсенә менеп, йөрәк рәвешендә шәмнәр тезеп чыктык һәм караңгы төшкәч, аларны кабызып җибәрдек.тимур

Икенче дәрес: могҗизалар математикасы яки төгәл исәпләүләр

(Тылсым фәннәре докторы  Ильянур Алмаутова алып бара):

Мин 23 февральгә Аның өчен дә, үзем өчен дә кадерле бүләк ясадым. Ул әти-әниләре янына кайтып китте, ә мин кача-поса Аңа шарф бәйли идем. Куе кызыл, аның командасы төсендә. Казанга юнәлгән электричканың ничек итеп Аны Арча вокзалында эләктереп китүен күз алдыма китерәм. Һәм шул тимер холодильникта каршы юлга кузгалам. Шарфның соңгы күзләрен инде күшегә-күшегә электричка вагонында бәйлим. Бердәнбер җылы чыганагы – суынмасын өчен нәрсәгәдер төрелгән «Бәхетле» өлешләре. Һәм... Ул, мин хәзер үк юлга чыгам, дип шалтырата. Мин, токмачбаш, барысын да бутаганмын һәм «җинаять» урынында тотылганмын: ул телефоннан тимер юлларга гына хас тавышлар ишетә һәм мин аңа каршы баруымны әйтергә мәҗбүр. Без Арча станциясендә күрешергә сүз куешабыз. Мин беренче килеп җитәм һәм аны кайнар өлешләр белән каршы алам. Ниндидер хәрби җыр да җырладым бугай әле. Казанга исә без машина тотып кайттык.Ильянур Алмаутова

Өченче дәрес: тиешле мохит + тиешле бүләк = көтелгән нәтиҗә

(Тылсым фәннәре докторы Илназ Сафиуллин алып бара):

Бу могҗиза бер таныш егетнең йөргән кызы өчен эшләнде. Без 10 катлы йортның түбәсенә күтәрелдек. Зур итеп шәмнәрдән «йөрәк» тездек, аларны кабызып җибәрдек, һәм мин гитарам белән «йөрәк»нең уртасына кереп бастым. Биш минут үткәнме икән, танышым күзләре бәйләнгән сөйгәнен йорт түбәсенә алып менә. Ул күзләрен ачуга, мин җыр сузып җибәрәм. «Мин яратам сине»... Кызның яраткан җыры икән бу.

Шул кичтә кыз танышыма кияүгә чыгарга ризалык бирде.Cафиуллин

Дүртенче дәрес: могҗиза ул – гадәти әйберләрнең гадәттән тыш урында булуы

(Тылсымчы-практик Альберт Шакиров алып бара):

Бер-ике ел элек без бер кызны туган көне белән котладык. Беренче эш итеп, автовышка ялладык. Автовышкага утыртып, кызның егетен өченче кат балконына кадәр менгердек. Егетнең кулында саксофон, саксофон эчендә роза. Ул бик романтик бер көй уйнады, роза бүләк итте. Һәм инде җиргә төшеп, кыз янына кереп китте. Ул арада без икенче дустым Равис белән Кабан күленә йөгердек. Мин алъяпкыч һәм Макдоналдс кепкасы киеп, егет белән кызның килүен көтәм, күпер төбендә сагалыйм. Алар күренүгә, поднос белән лаваш алып киләм – бусы күл үрдәкләрен ашату өчен. Үрдәкләрне ашата торган күперне без шарлар белән бизәп куйган идек. Бу хәл кыш көне булды. Без Равис дустым белән ул шарларны сәгать буе кабарттык, ярый әле турыбыздан үтеп барган әбиләр ярдәм итте. шакиров

«Ал җилкәннәр»гә әйләнеп кайтканда

Ассольләр һәрвакыт могҗизага ышанып яши. Бигрәк тә Яңа Ел алдыннан. Ләкин җир йөзендә могҗизалар бөтенләй дә булмаска мөмкин. Хыялларны тормышка ашыручы Артур Грэйлар булмаса. Алар безгә шундый кирәк бит. Бигрәк тә Яңа Ел алдыннан.

Илшат РӘХИМБАЙ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев