Логотип Идель
Ялкын

«МОДА 2016: НӘРСӘ КИЯРГӘ?»

2016 нчы елның язына 10 төп тенденция хас:


1) 90нчы еллар модасы кабат тәхеттә үз урынын яулап алды.


[gallery columns="2" size="full" ids="7450,7462"]

2) Тюль, шифон, капроннан тегелгән катлы-катлы итәкләрне иртән, көндез һәм кич киеп йөрергә була. Кыскасы, үзеңне балет примасы итеп хис итә аласың.


[gallery columns="2" size="full" ids="7461,7446"]

3) Футуризм. Фольга кебек ялтыравык тукымадан тегелгән күлмәкләр һәм чалбарлар бу язда, һичшиксез, ШИК булачак!


[gallery columns="2" size="full" ids="7451,7456"]

4) Табигать кочагында булырга һәм хайваннар карарга яратасыңмы? Алайса, рәхим ит, джунгли кебек яшел төсләргә һәм леопардовый принтларга бай киемнәр киеп йөри аласың.


[gallery columns="2" size="full" ids="7452,7447"]

5) Йокыдан торгач, киемеңне алыштырып торасың килмиме? Махсус синең өчен, яңа тренд: пижамага охшаган кием. Шуны киеп йоклый да, шуның белән укырга, эшкә дә бара аласың.549d8a8bd264c1a14e0b7088e84c7940


6) Киләсе тенденция мотоспорт белән шөгыльләнүчеләр өчен.e84bafd971b678278c015cd9d0579474


7) Яшел төс яратасыңмы? Бик шәп! Хәзер шкафыңда булган бөтен яшел төсле киемне берьюлы киеп чыга аласың. Әйлән-тирәдәгеләрнең сәер карашын күрсәң, исең китмәен! Бу - мода!a7dc802fda7393238c95f80ece607b6a


8) Буй сызыклар яратучылар өчен 2016 нчы ел язы - чып-чын бәйрәм!


[gallery columns="2" size="full" ids="7454,7455"]

9) Бабаең, яки әтиең балыкчы түгелме? Балыкчы булса, сиңа бик каты "повезло". Тизрәк балык тота торган сеткаларын эзләп тап та, күлмәк өстеннән кия торган япма (накидка) яса. 8b16b617940696ee6ccf3b42e55bef66


10) 2016ның язы ирек ярата. Шуңа күрә рәхәтләнеп өч төсле кием киеп йөри аласың. Ак, зәңгәр һәм кызыл төсләр кушылмасы - бигрәк тә уңышлы санала.bf70dbf4f5fb56711f1c732f48568a41


P.S. Бу модага иярү яки иярмәү - синең эш. Авыл дискотекасында балык тота торган сеткадан ясалган япмаңны ошатмасалар, аптырама. Һәркемнең үз модасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев