Логотип Идель
Ялкын

«МИН СИНЕ ЯРАТАМ...ТУҢДЫРМА!»

Кем генә яратмый икән шул үзе баллы, үзе салкын ризыкны? Кечкенә чактан үлеп тора идек без аның өчен. Балачак хатирәләреннән шул истә калган: әти-әниләр һәрчак “Без бәләкәй чакта туңдырма тәмлерәк була торган иде”, - дияргә ярата иделәр. Ул чакта аларга бераз үпкәләп тә куя идем. Имеш, хәзер тәмле түгел... Инде үземнең дә алар кебек “Элек тәмлерәк иде...”, - диясе килә. Чынлап та, кечкенә чакта ашаган туңдырмалар хәзер юк шул. Әмма аларның тәме тел очында...


Туңдырма үзенең тарихы белән бик еракларга барып тоташа. Беренче туңдырма б.э.к. 4 гасырда барлыкка килгән дип саныйлар. Аны үзенең хезмәтчеләренә Рим императоры Нерон тау җиләкләрен бозга катырып әзерләргә кушкан, имеш. Соңрак Кытай патшасы Тангу сөтне һәм бозны катырып, туңдырма әзерләткән. Күп тә үтми француз һәм итальян патшалыкларында да туңдырманың рецепты таралу ала. Европага беренче туңдырма Кытайдан кергән дип санала.


Элек туңдырманы ничек ясаулары хакында беркемгә дә сөйләргә ярамаган. Аның рецепты зур сер итеп, җитмеш йозак астында сакланган. Хәтта аны әзерләүче аш-су осталарыннан махсус рәвештә вәгъдә бирдерә торган булганнар. Француз патшабикәсе Екатерина Медечи идарә иткән вакытта туңдырма ясау ысуллары дәүләт сере булган! Бу серне чишкән кешеләрне үлем җәзасы көткән...


Ләкин әлеге татлы ризыкның рецепты,бернигә дә карамый, киң таралу тапкан. Хәзер исә аның нинди генә төрләре, тәмнәре, формалары юк! Америкада хәтта сарымсак тәме килеп торган туңдырма уйлап табылган!


Еш кына “Мин туңдырма ашый алмыйм, тамагым авыртырга мөмкин”, - дигән сүзне ишетәбез. Ә сез америкадагы әти-әниләрнең туңдырма белән авырткан тамакларны да дәвалаганнарын беләсезме?! Әйе, чынлап та баласының тамагы авыртып китсә, аңа соктан катырылып ясалган түгәрәкләр бирәләр. Гиппократ та үзендә дәваланучыларга сәламәтлек өчен катырылган җимеш эчемлекләрен кулланырга киңәш итә торган булган.


Туңдырманың тарихы бик бай. Бүгенге көндә дә ул иң яраткан десертларның берсе булып санала. Җәй – туңдырма белән сыйлану вакыты. Теләге булган кеше аны өй шартларыда да әзерли ала. Барыгызга да туңдырмалы җәйләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев