Логотип Идель
Ялкын

«МИН КҮРГӘН БОЛГАР»

Күптән көтеп, хыялымда йөрткән чәчәкле җәй тагын узып бара. Юк, җәйнең үтүенә һич тә көенмим, киресенчә, дусларыма, классташларыма, укытучыларыма сөйләр сүзләрем, яңалыкларым, хатирәләрем, кызыклы фикерләрем күп җыелды. Хатирәләрнең берсе – изге болгар җиренә сәяхәт.

Тиздән татар теле укытучыбыз Гөлия Нургаяз кызы җәһәт кенә класска килеп керер дә:

‒ Ягез әле, дусларым, яраткан укучыларым, җәйге ялыгызны ничек, кайларда үткәрдегез? ‒ дип сораша башлар. «Җәйге ялда иң истә калган мизгел» темасына иҗади эш тәкъдим итәр. Ә мин әле аңа кадәр үк җәйге ялда иң истә калган мизгелемне сезнең белән уртаклашырга булдым.

Әниемнең ялы җиткәч...

Җәй кыска булса да, күз ачып йомганчы узып китсә дә, аның һәр мизгеле онытылмаслык булып хәтергә сеңеп кала. Шул мизгелләр аннары кыш буе искә төшеп, күңелне җылытып тора. Яңгырлары, салават күперләре, җиләк вакыты, чәчәкле болыннары, ямь-яшел тантанасы белән кадерле ул җәй...

Җәйне бизи торган тагын бер ямь – әниемнең ял вакытына туры килә бу фасыл. Димәк, аркабызга юл биштәрләрен асып, сәяхәткә китәбез! Быел да нәкъ шулай булды, без күптән хыялланган Изге Болгар җиренә юл тоттык. Автобус тулы кеше, рәхәтләнеп үзара аралашып, тәэсирләр белән уртаклашып бардык, төрле гыйбрәтле хәлләр турында сөйләштек.

Болгардан кайткан икмәк

Ниһаять, без Болгар җирендә! Күптән хыялланган изге җиргә аяк басуга, өлкәннәр дога кылды, намаз укыдылар. Без дә белгән догаларыбызны укып, илгә, көнгә иминлек теләдек.

Аннан соң Болгар җирендәге корылмаларны карап, тарихи истәлекләр белән танышып, бай тарихыбызга исебез китеп йөрдек! Андагы матурлыкны үз күзең белән күрмичә, тел белән генә сөйләп анлатырлык түгел. Иң нык гаҗәпләндергәне: монда халык искиткеч күп. Нинди генә төбәкләрдән килмәгәннәр, хәтта чит ил кунаклары да бар иде. Болгар җире хәзер бит Татарстанда туристларга күрсәтелә торган иң төп тарихи урыннарның берсе.

Болгар җирендә йөргәндә шуңа игътибар иттем: бер генә бина да хәзерге кебек кызыл кирпечтән түгел, ә ак кирпечтән һәм гәрәбәдәй сары бүрәнәдән төзелгән. Андагы мәчетләр, музейлар, «Ипи йорты»ның матурлыгы минем күңелемә бик хуш килде. Кайтыр алдыннан, «Ипи йорты»на кереп,  борынгы бабаларыбыз технологиясе буенча мичтә пешерелгән хуш исле ипи алып китәргә дә була. Болгардан ипи дә алып кайткач, үзеңне чын-чынлап тарих буйлап сәяхәт итеп кайткандай хис итәчәксең!

Ә музей-биләмәгә кергәч, борынгы бабаларыбыз – болгарларның уңган, булдыклы булуларына чын-чынлап инандым. Чиккән, тукыган сөлгеләр, өстәл япмалары, кулдан тукылган келәмнәр, күмер салып кайнарлана торган үтүкләр, тимер сандыклар  – барысы да борынгы бабаларым белән горурлану тойгысын көчәйтте генә.

Ашау-эчү бүлмәсендәге пөхтәлек, тәртип, һәр нәрсәнең үз урынында булуы  бабаларыбызның гади булса да, зәвыклы көн итүләре турында сөйләде. Агач өстәл-урындыклар, өстәл өстендә җиз самавыр, киштәләрдә агачтан ясалган төрле-төрле бизәкле тартмачыклар...

Мин тарихка кул белән кагылдым

Болгардан кайткач, андагы матурлыклар бер атна күз алдымнан китмәде. Безгә тарих дәресләрендә Болгар чоры тарихын өйрәтәләр, китаплардан шул чор киемнәрен, йорт кирәк-яракларын, көнкүреш әйберләрен күреп беләбез. Әмма китаптан күреп белү – бер нәрсә, ә үзең баргач, ХХI гасырдан шул чорга атлагандай буласың. Тәэсирләр бөтенләй башка! Экскурсияне оештыручылар сөйләгәннәр дә тарих дәреслекләрендә язылганнарны яңадан искә төшерергә, белемнәрне тирәнәйтергә булыша. Ә тарихны укып белеп кенә өйрәнеп булмый, тарихка кул белән, күңел белән кагылып карарга кирәк. Үз тарихыңа – бигрәк тә.

Хәзер инде яңа җәйге каникулны көтәм, исәбем – янә Болгарга сәяхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев