Логотип Идель
Ялкын

МӘРХӘМӘТ АТНАСЫ: 5-11 СЕНТЯБРЬ

5-11 сентябрьдә Татарстанда МӘРХӘМӘТ АТНАСЫ үтәчәк. Бу атнада мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү чаралары күпләп үтәчәк. Республикабызның танылган кешеләре инде бу акциягә кушылырга да өлгергән. 




Ә газета-журнал редакцияләренең әйдаманы, безнең Андрей абый Кузьмин акция кысаларында тагын бер чара уйлап тапкан. Бу атнада Вконтакте һәм Instagram челтәрләрендә сез дә мәрхәмәтле кешеләр, матур эшләр турында язып,

#ДобрыеНовостиТатарстан


тасмасына эләгә аласыз.

атнасы

Ә инде язмагызны Татар-информ хәбәр агентлыгының Вконтакте челтәрендәге төркемендә (vk.com/tatarinform) "Хәбәр тәкъдим итү"  рәвешендә урнаштырсагыз, ул Татар-информның төп битендә басылып та чыгачак. Әлбәттә, татарда "Яхшылык эшлә дә, суга сал" дигән әйтем дә бар. Ләкин башкаларны да мәрхәмәтле эшләргә илһамландыру өчен, бәлки, ул яхшылыклар турында бераз сөйләү дә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев