Логотип Идель
Ялкын

МӘХӘББӘТ НӘРСӘ УЛ? СОРАШТЫРУ

МӘХӘББӘТ... ӘЛЛӘ НИНДИ СЕРЛӘР ЯШЕРЕП ЯТАСЫҢ СИН ҮЗЕҢДӘ. СИНЕ АҢЛЫЙ ДА ТОРГАН ТҮГЕЛ. СИН АЧЫ ДА, БАЛЛЫ ДА...ҺӘМ ӘГӘРДӘ МИН ДӨНЬЯДАГЫ ҖИДЕ МИЛЬЯРД КЕШЕНЕҢ БАРСЫННАН НӘРСӘ СОҢ УЛ ДИП СОРАП ЧЫКСАМ, ҖИДЕ МИЛЬЯРД ҖАВАП ТАБА АЛЫР ИДЕМ.
Күз алдына гына китерегез шушы санны! Иң кызыгы, мин дөньядагы иң калын китапны бастырып чыгып, Гиннесның рекордлар китабына да керә алыр идем. (Хыял...) Кызганычка каршы, мин бу эшне булдырып чыга алмасмын, тик шулай да берничә кешедән бу турыда сораштырыйм әле.

- Мәхәббәт сезнең өчен нәрсә ул?


Аяз Әгълиуллин:


Минемчә, ул – бер-береңне кадерләү, ярату, кыйммәтле бүләкләр бирү. Яраткан булдымы? Әлбәттә, мең тапкыр.

мәхәббәт 1


Рөстәм Гиздатуллин:


Мин мәхәббәтне бер тапкыр да тоеп караган кеше булмаганга күрә, нәрсә икәнен төгәл аңлата алмыйм. Ләкин мәхәббәтне хәзерге вакытта шундый кысынкы рәвештә күзаллыйлар. Берничә йөргән кешеләрне беләм, алар һаман да бер-берсен гел тикшереп торалар: социаль челтәрләренең парольләрен биреп, бүтән егет-кыз белән язышмый микән дип гел сагалап торалар. Әгәр дә синең шул кешегә карата ышану юк икән инде, мәхәббәт дип нигә йөрергә. Яраткан кешең ул бит инде икенче үзең. Миңа калса, ул ышануда төзелә. Ә хәзерге заманда андый нәрсә юк.

Линар абый Закиров:


Ул – химия. Килә дә китә. Аның төсмерләре бик күп. Мәхәббәтнең чынмы, юкмы икәнлеген ачыклау өчен тәҗрибә кирәк. Әлегә ул миндә аз.

мәхәббәт 2


Айсинә Салахова:


Мәхәббәт ул – әйтеп бетергесез зур көчкә ия хис, ярату. Һ. Такташның сүзләре бик урынлы булыр.
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...

Булат Хөснетдинов:


Мәхәббәт ул – ике кеше, ир белән хатын-кыз арасындагы саф, самими хисләр. Чын-чынлап бер-берсен яраткан кешеләр өчен сөйгән ярларының минуслары да плюска әверелә.

Алия Хәбибуллина:


Ул – кабатланмас, кешеләргә генә хас булган бер хис. Мәхәббәтнең төрлесе була. Минем өчен әни кешенең мәхәббәте иң тугрысы, ә әтинеке – иң чистасы.

мәхәббәт 3


Инзилә Мәҗитова:


Мәхәббәт...  ул – ике гашыйк арасында туган күркәм хисләр дип беләм. Гашыйк булганым булды. Ярату микән ул – тәгаен әйтә алмыйм. Ул хисләрне аңларлык очракта калганым булмады әле минем.

Ләйсән апа Тимерова:


Мәхәббәт ул – иң элек синең югары хис кичерергә сәләтле булуың. Бары саф хисләр, шашып ярату һәм аны тыеп тора белү генә мәхәббәт буларак яши. Ул хис сиңа инде беттем дигәндә генә, алга таба яшәргә көч бирә.

Мәхәббәт дигәч, минем эчтә никтер күбәләкләр очмый, ә ал күлмәкләр кигән тараканнар башымда чабышып йөри. Берсе бәхетле, икенчесе – көнләшүен кая куярга белми, ә өченчесе исә баш миемне кимерә. Һәм шуларны мин ничектер татулаштырып, бер почмакта гына утыртырга тиешмен. Кызык инде әйме?

 

Тагын укыгыз: Ярату ул - иҗат кебек (язучы Галимҗан Гыйльманов фикере)

Көндәшлек яки әти-әни мәхәббәте өчен көрәш турында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев