Логотип Идель
Ялкын

МӘФТҮХӘТТИНЕҢ ОНЫГЫ ТУРЫНДА... [ХИКӘЯ]

Капка бавын күтәреп ачты да, Илвира эчкә узды. Мәфтүхәттинең ишегалды бигрәк матур инде, ямь-яшел бәбкә үлән келәм сыман, бассаң, аякларың бата. Тупса төбенә кадәр сузылган сукмак кына караеп ята. Ишегалды түрендәге чәчәкләр ‒ аллы-гөлле.

Илвира керә-керешкә үк:

‒ Мәфтүхәтти! ‒ дип кычкырды.

‒ Ее дома нет.

Чәчәкләр арасында утырган кызны Илвира шәйләмәгән дә иде. Ә, Регина бит. Мәфтүхәттинең оныгы. Балачакта кайткалый иде, диләр, аннары кайда булгандыр, ишетелмәде-күренмәде. Менә быел җәй шул гомердән бирле беренче күренүе.


‒ Кайчан кайтыр икән?

‒ Белмим.

Кыз үзенең каты эндәшүеннән үзе дә кыенсындымы, өстәргә кирәк тапты:

‒ Озакламас, кайтыр инде...

Илвирага уңайсыз иде. Чыгып китәргә дә, көтеп торырга да белмәде. Регина кебек кызлар янында кыен хис итә иде ул үзен, кимсенәме шунда...

Сиздермәскә тырышып кына Регинага күз ташлады, ә тегенең уенда да юк. Бармы Илвира, юкмы. Чәчәкләр арасындагы эскәмиягә менеп кунаклаган да бер ноктага төбәлеп тик утыра. Үзе фырт болай. Джинс шорты кигән, өстендә матур топик, чәчен әллә нәрсә кыландырып, килештереп, резинка, заколкалар белән җыеп куйган. Кул тырнакларын гына түгел, аяк тырнакларын да затлы итеп бизәкләп буяган...

Эх, ул шул алай була алмады инде. Ирексездән үзенең билдән буып куйган төссез халатына күз ташлады. Аягына нәрсә кигән инде, йә, башы тишелә башлаган шлепкалар.Чәче, тузып, җилкәсенә төшеп тора...Чыгыйм булмаса, дип, урыныннан гына кузгалган иде Илвира, шыгырдап капка ачылды һәм Мәфтүхәтти кайтып керде. Керә-керешкә:


‒ Ә, кунак бар икән, нигә үтмисең, Илвира, балам...

‒ Юк, узып тормыйм, Мәфтүхәтти, йомыш белән генә кергән идем...

Мәфтүхәтти аның сүзен тыңлап та бетермәде, үзенекен әйтергә ашыкты:

‒ Әйдә, әйдә, үт, йомыш качмас ул... Әле үзем дә сезгә кереп чыгарга дип тора идем. Регина кызым, кил әле бирегә! ‒ Мәфтүхәтти эскәмиядә утырган оныгына дәште. ‒ Әллә танымыйсыңмы?! Бәләкәй чагыгызда җитәкләшеп йөри идегез, инде онытып бетердегезмени бер-берегезне? Менә бит яңадан кайтып төште кызым, Илвира...

Мәфтүхәттинең шатлыгы бөтен йөзенә таралган. Күзләре нур чәчә. Авызы бер дә тик тормый:

‒ Онытмагансыздыр бит бер- берегезне?!

Илвира уңайсызланып кына аларга таба атлаган Регинага күз ташлады. Бу ыспай кыз белән җитәкләшеп йөргәнен берничек тә күз алдына китерә алмый иде ул. Кунак кызның да йөзенә елмаю кунды. Бик хәтәр күренсә дә, тотышы ягыннан әллә кемләнми икән. Тынычлана төште Илвира.


‒ Сәлам! Әби без конца «Илвира да Илвира» дип кабатлый. Таныш булыйк! ‒ дип кулын сузды кызый. ‒ Регина...

‒ Ә мин – Илвира.

Алар бер-берсенә карап елмаештылар.

Юк, юк, ялгышкан Илвира, бер дә әллә кемләнми, кыланмый бу Регина. Киресенчә, бик табигый сөйләшүе дә, елмаюы да. Алар өр-яңадан танышкан арада Мәфтүхәтти сайравын дәвам итте:

‒ Соң, кызым, һаман-һаман Илвира димичә, күрше кызы ич, яшьләрегез дә бер тирә бугай. Аралашсыннар, дуслашсыннар, дим... Ул теге Юлия, Алиналар белән йөргәнеңне бер генә дә ошатмыйм...

Илвира быел шәһәрдә медучилищеның I нче курсын тәмамлап кайткан иде. Ә Юлия белән Алина күрше авыл мәктәбенә барып 10нчы классны төгәлләделәр. Институтка җыеналар. И, эреләр инде, «мин-мин»нәр. Үзләреннән кала берәүне дә адәмгә санамыйлар...


МӘФТУХӘТТИНЕҢ 1

Регина менә шәһәр кызы. Ул алардан да хәтәр булырга тиеш кебек юкса. Карап торышка шулай да иде кебек, ә менә сөйләшә башлагач – киресе ачыкланды.

‒ Дискотекаларга йөрисеңме? ‒ дип сорады Регина.

‒ Әй, ул сасы клубта нәрсә бар соң?! Үзе караңгы, музыкасы да рәтле түгел, җыен кыланчык йөри шунда... ‒ Шулай диде дә, артыгын әйтеп ташладым бугай дип, иренен тешләде Илвира.

‒ Понятно...

Ул арада Мәфтүхәтти самоварын кайнатып өлгертте:

‒ Әйдәгез, чәй эчеп алыйк, балалар, суы кайнап беткәндер инде.

Шунда Илвираны корт чактымыни:

‒ Ой, Мәфтүхәтти, әбекәй бит сезне чәйгә чакырган иде, ‒ диде ул, исенә төшереп. ‒ Үземә генә күңелсез, бар чакырып чык әле дигән иде...

‒ Әй, алайса, барыгыз икәү эчегез чәйне, ә без су кереп кайтабыз Илвира белән, ‒ дип хәл итте Регина. ‒ Что скажешь?

‒ Әйдә! ‒ Илвира Регинаның бу тәкъдиме белән бик теләп ризалашты.

Мәфтүхәтти өй алдында кайнашып калды. Кызлар, купальник кияр өчен, өйгә атладылар. Өй эчендәге һава рәхәт, салкынча иде. Түрдәге кечкенә генә бер бүлмә Регинаныкы булып чыкты. Бүлмә кием-салым, бизәнү әйберләре белән шыплап тулган.  Нәрсә генә юк монда...


‒ Не обращай внимания, миндә бардак, ‒ диде Регина, бүлмәдәге тузып яткан киемнәргә, әйберләргә ымлап. ‒  Знаешь, миңа татарча сөйләшергә авыр. Но я хочу научиться. В начальных классах татар мәктәбендә училась. Татарча сөйләшсәм, әбигә дә приятно. Так-то мин тырышам.

‒ Ә нигә син бик озак күренмәдең? Кайтмадың? ‒ Илвира җөмләсен төгәлләгәнче үк үз соравыннан үзе кыенсынды.  Их, шушы телне, анда синең ни эшең бар, дияр инде Регина! Тик Регина тузынырга да, ачуланырга да ашыкмады. Капыл уйчанланып калган иде ул. Бераз эндәшми торды да, Илвираның күзенә үк текәлеп сүз башлады:

‒ Знаешь, Алина белән Юлиягә әйтмәс идем, ә сиңа әйтәм. Просто ты не такая, как они, мне кажется, ты меня поймешь. Минем әти, ну, то есть, әбинең улы... Мама белән алар развелись... Мамка вышла замуж за молодого, он намного моложе ее... и мы уехали. Родились у них другие дети. И я им не нужна стала... Мин... приехала к папке. Аның да миңа вакыты юк... Смешно, да?! ‒ Регинаның тавышы калтырады.

Илвира берара тын алмыйча торды.

‒ Нәрсәсе смешно аның? ‒ дип пышылдады аннары.

‒ Я тоже так думаю!




***


Регина зур сумкадан аллы-гөлле биш-алты купальник тартып чыгарды.

‒ Кайсысын киим?

Илвираның күзе маңгаена менде:

‒ Бөтенесе дә синекеме?!

‒ Вроде, ‒ дип елмайды Регина. ‒ Кием күп миндә. Әни дә ала, әти дә... үзләре генә юк...

Аңлап җитми иде Илвира Регинаны. Карап-карап тора да... Шәһәр кызларын белмимени ул?! Ә Регина... Регина алардан аерыла...

‒ Йә, сөйлә үзең турында, ‒ диде Регина, киемен алыштырган арада.

Илвира югалыбрак калды. Нәрсә сөйләсен инде, аның тормышында кызыклы хәлләр булганы да юк бит.  Тугызынчыдан соң медучилищега укырга кергәнен, врач булырга хыяллануын сөйләде ул. Регина аңа күзләрен шар ачып, чит-ят нәрсәгә тап булгандай карап торды:

‒ Ну ты даешь, как я хочу быть похожей на тебя…

Менә сиңа мә! Ул бит Илвираның уйларын кабатлады. Тик Илвира үз уйларын теле белән әйтергә генә базмаган иде. Бик тә, бик тә Регина кебек буласы килә аның: иң соңгы мода буенча киенәсе, матур прическалар ясый беләсе, дөрес итеп бизәнергә өйрәнәсе... шундый үткер, чая буласы...


Кайнар комнан табаннарын пешерә-пешерә рәхәтләнеп йөгерделәр. Кинәнеп су керделәр. Иксез-чиксез зәңгәр күккә төбәлеп, кояшта кызындылар. Шәһәр кызы булса да, Регина бик матур итеп йөзә дә белә икән. Сакмарның өске ягыннан түбәнгә кадәр агып төштеләр. Аннан көлешә- көлешә кырчын буйлап өскә атладылар. Юеш чәчләрен сыга-сыга, күлмәкләрен кулларына тоткан килеш кенә, бер-берсенә кул бирешеп, текә ярдан өскә үрмәләделәр... Кичке эңгер күләгәләр сузган сукмактан кире авылга кайтканда, алар инде бер-берсен гомер буе белгән кебек иделәр.

Илвира моны уйлап та бетерергә өлгермәде, Регина әйтеп куйды:

‒ Знаешь, такое ощущение, как будто мин сине знаю всю жизнь...

Җәйнең җылы җиле тирәк яфракларын лепер-лепер китерә, кошлар сайрый, янәшәсендә генә аны чын күңелдән аңлаган дусты, йә, шушы түгелме дөньядагы оҗмах?!  Илвираның бәхете күкрәгенә сыймады... Әле барасы юл озак, җәйдә генә калмас шикелле аларның дуслыгы. Каралы- сагышлы көзләре, ак чатырдай кышлары да булыр. Аннары күңелләрне җилкетеп йомшак апрель җилләре исәр... Аларның дуслык җепләрен өзәргә маташучылар да булыр, тик өзә алмаслар, ышана моңа Илвира.

МӘФТУХӘТТИНЕҢ 2

Әле сөйләр сүзләре бетмәгән түгел, башланып та өлгерәмгән! Әле Регинаның Илвирага сумкасыннан нигә берьюлы 5-6 купальник чыкканын сөйлисе бар. Сөйләр ул: соңгы елларда автостоп белән диңгезгә кадәр барганнарын, нудист булып йөргәннәрен, пиво белән аракыны су урынына чөмерүләрен, тәмәке генә түгел, башка үлән дә тартып каравын, «мин зур инде!» дип, тәү тапкыр куна кайтмавын, беренче очраган адәм белән ярым караңгы подвалда төн уздыруын, «мәхәббәт юк ул, мөнәсәбәтләр ирекле булырга тиеш» дигән җыруларын, шул компаниядә ныклап наркотикларга «утыруын»...  Инде тәмам кешелеген җуеп баруын абайлап алгач, беркемгә дә бернәрсә дә әйтмичә, авылга әбисенә кайтуын... Сөйлисе сүзләре күп Регинаның...




***


Кояш кына булырга тиеш димәгән бит дөньясында, ай да якты, аның да нуры кирәк адәмнәргә. Бар кешегә дә кояш булырга димәгән, ай булып кына торыр Регина. Башкача яшәп карар. Башкача тормыш барына ышана ул. Ләкин ул тәү танышкан Алина белән Юлия әллә нинди генә иделәр. Бер-ике очрашты да алар белән, бармас булды яннарына. Бар белгәннәре ‒ егет сөйләү, бизәнү-төзәнү, тозсыз сүз, гайбәт... кешедән көлү...

Без институтка укырга керәчәкбез, менә дигән егетләр белән типтерәбез, дип, дөньяга сыймыйлар. Илвира кебекләрне бөтенләй адәмгә санамыйлар, бармак белән төртеп күрсәтәләр. Мыскыллы сүз ыргытмый янәшәсеннән дә уза алмыйлар. Әлбәттә, алар чибәр, мода белән киенәләр, шәһәрдән кайткан «модный», «кәттә» Регинаны алла урынына күрәләр. Ләкин шәһәрдәге компаниядәге арзанлы, буш кызлардан берни белән дә аерылмыйлар. Алар белән сөйләшәсе килми Регинаның... Әбисе әйтмәсә дә, яннарында ничарадан бичара булып тик йөрер иде...

  Гомерләре озын икән, әнә, киләләр. Чәчләрен туздырып, күзлек киеп алган булганнар. Кояш сүрелде бит инде, кызла-а-ар. Авыл җирендә булуларына карамастан, тырнаклары озын итеп үстерелгән, җете төсләргә буялган. Очып баралармыни!


Шулай да, узышлый, Регина белән сәламләшми кала алмадылар. Юк-бар сүз белән әңгәмә корырга азапланган арада, авылның икенче башыннан мотоцикллар күренде. Кызлар шунда ук «ауга» әзерләнде.

Үзенә игътибар да итмичә, Регина белән генә сөйләшкән Юлия белән Алина Илвираның бөтен булган кәефен юк итте. Бик кыен булды аңа, Регина да үзеннән кыенсынгандыр шикелле тоелды хәтта. Ләкин, алар юлларын дәвам итеп, ике адым китүгә, Регина аты-юлы белән сүгенеп куйды:

‒ Просто бесит их поведение! Надо их проучить как следует...

Илвирадагы кыенсынуны тоймый калмаган иде ул.

‒ Әйдә, бүген клубка дискотекага барабыз? ‒ диде Регина кинәт.

Илвира аптырабрак китте:

‒ Әйдә соң, ә нигә сорыйсың?

‒ Син бит сасы анда, ошамый, дидең.

Илвира елмайды:

‒ Биергә булса, барам!

‒ Син биергә яратасыңмы?

‒ Яратам!

‒ Уррра!  Мин дә яратам... – Регина, Илвираны биленнән эләктереп, әйләндереп биеп китте. ‒ Әйдә, теге икәү от зависти үләрлек итеп киенәбез, бизәнәбез дә... Мин сиңа бүген прическа ясыйм, отпад!

Караңгы төшеп, авыл тынуга, Илвира бер кочак кием, косметичкасын алып, кабат Региналарга йөгерде...

Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА






Тагын укыгыз:


Ак кыш килде...

Күбәләк канатлы тормыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев