"МӘСКӘҮЛЕЛӘР ЯНДЫРДЫ!"
Әлеге өч көн дәвамында оештыручылар шундый кызыклы программа төзегән иде... Шуларның иң истә калырлыгы һәм бөтен кеше бәяли ала торганы: яраткан шагыйребез, “Ялкынның” “әтисе” Муса Җәлил сурәтен Казанның бер торак бинасына төшерелде. Әлеге эсклюзивны күрәсегез килсә Газовая урамы, 5 йорт янын урап кайтырга кирәк булыр, дустым! Шулай ук “Остаз һәм укучы” (“Мастер и ученик”) күргәзмә проектын да әйтеп узарга кирәктер. Әлеге күргәзмәдә Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе әгъзасы Сергей Андрияка һәм әлеге мәктәп укучыларының иҗаты куелган иде. Әлеге күргәзмә “Хәзинә”дә 12 ноябрьгә кадәр эшлиячәк.
Мәскәүлеләрнең Казанга сәяхәте 30 октябрь көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында тантаналы рәвештә тәмамланды. Биредә Мәскәү сәнгать осталарының концерты узды... “Гжель” бию ансамбле, “SOPRANO Турецкого” арт-группа, “Главная сцена” телепроектының суперфиналисты Ксения Дежнева, Татарстанның атказанган артисты Нурлан Бикмөхәмбетов, виртуоз музыкант Дмитрий Калинин, “Голос” проектында катнашучы Сергей Волчков һәм башка сәнгать осталары – кемне телисең, күңелеңә кайсы сәнгать төре хуш шул бар иде. Әлеге концертны танылган якташларыбыз Максим Шәрәфетдинов һәм Фәридә Корбангалиева алып барды.
Дуслар, әйдәгез без дә җыелышып, Мәскәүгә, Казан яшьләре көне үткәрергә барыйк. Мәскәү белән дә танышырбыз, үзебезне дә күрсәтербез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев